Су белән тәэмин итү көндәлек игътибар таләп итә
Су темасын дәвам итеп
Газетаның алдагы санында “Су кадере исә беткәч беленә” дигән баш астында мәкалә басылып чыкканнан соң редакциягә шалтыратулар булды. Газета укучыларыбызны төрле сораулар борчый. Халыкны су белән тәэмин итүче оешма, суга бәянең кайдан алынып куелуы, суның сыйфаты һәм, иң әһәмиятлесе, су бирүдә өзеклекләрнең кайчанга бетәчәге турында беләсе килә аларның. Укучыларыбыз биргән сорауларны туп-лап “Прогресс” җәмгыяте директоры Евгений Иванцов янына юнәлдек.
–Евгений Николаевич, су темасы күтәрелгәч район үзәгендә яшәүчеләр дә су бирүнең еш кына туктатылып торуыннан зарландылар. Бу нилектән шулай килеп чыга соң?
– 2020 елның шушы чорына кадәр санаганда “Прогресс”ның авария бригадасы 70 тапкыр аварияләрне бетерүгә чыкты. Шуңа күрә су бирү дә вакытлыча туктатылып торды. Аварияләр исә су челтәре торбаларының искергән булуы, металл эшләнмәләрнең тузуы, кайвакыт кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында да килеп чыга.
– Ул проблеманы хәл итү юллары бардыр бит инде? Гел шулай су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булырмы?
– Чүпрәле районында су челтәре 1970 елда төзелә башлаган. Һәм су челтәре системасында һаман да әле шул чорда салынган тимер торбалар бар. Билгеле, алар искерә, чери. Җәйге чорда, мәсәлән, Совет, Тукай, Октябрьнең 50 еллыгы, Дзержинский тыкрыгы һәм урамы су челтәрендәге металл җайланмаларны яңасына алмаштырдык. Моның өчен Дементьев паркында һәм Ленин урамына баручы су кранын да ябып торырга туры килде. Бу район үзәге халкына уңайсызлык тудырды, әлбәттә. Шулай ук, Иске Чүпрәле авылында Сәйфихан Нафиев урамы буенча су челтәрләрендә 62 метр озынлыктагы торбаларны алмаштырдык. Заводская урамы буенча да шуңа охшашлы эшләр башкарылды.
Кушкуак һәм Иске Элмәле ягындагы зур басымлы суүткәргечтәге проблемалы урыннарны ремонтладык. Шул ук торбалар искерү сәбәпле чишмәләрдән чыккан су резервуарга тупланмый, читкә ага иде. Кушкуак чишмәләре тирәсендәге эш моның белән генә дә бетмәде. Без анда чишмәләргә керергә комачаулаган, сазлык хасил итүче ку-аклыкларны, кайбер агачларны кистек, үзәнне чистарттык, яңа коелар ачтык, аларга өстәмә насослар куйдык.
– Зариф Алимов, Низаметдинов, Зеленая, Бертуган Ракиповлар урамында яшәүчеләр дә су җитми, диләр...
–Әйе, бигрәк тә ял көннәрендә районның өске ягында урнашкан йортларда су җитмәү беленә. Монысы исә чишмәләрдә суларның җитәрлек булмавы белән бәйле. Бу да якын арада хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип уйлыйм. Чөнки район җитәкчелеге, әлбәттә республика булышлыгы белән, Борындык поселогындагы мул сулы өч артезиан скважинасыннан суны районга китерү юлларын барлады. Әлеге су челтәре төзелгәндә Кече Чынлы, Иске Шәйморза, Зур Чынлы, Дуван, Алешкин-Саплык авыллары халкы да су белән тәэмин ителде.
– Биш авыллы Уби авыл җирлегенең бер авылына да су килмәгән әле, әмма. Югыйсә, әлеге авыллар да шушы су челтәре юлы өстендә...
– Уби авыл җирлегенең дә су кертү буенча проект-смета документацияләре бар. Су аларда да булачак.
– Евгений Николаевич, ә гомумән, су торбасына тоташмаган авыллар күп калдымы әле безнең районда?
– Күп түгел, әмма бар. Хайбулдино, Шланга, Татар Шатрашаны, Татар Төкесе, Чепкас-Илмәт кебек авылларда су юк әле.
– “Прогресс” оешмасы өчен дә су челтәрен эксплуатацияләү – яңа юнәлеш. Ялгышмасам, сез әлеге тармакта бер еллап кына хезмәт күрсәтәсез.
– 2019 елның 1 августыннан кабул итеп алдык район халкын су белән тәэмин итү тармагын. Кабул иткәндә 2500гә якын абонент булса хәзер инде судан файдаланучылар саны 3700дән артып китте. Бер ел эчендә 1200 йортка су кертелгән, димәк.
– Судан файдаланып та, түләргә теләмәүчеләр бармы?
– Андыйлар азая бара. Дөрес, баштарак су – табигать байлыгы, ни өчен аның өчен акча сорыйсыз, диючеләр бар иде. Сүз дә юк, су – табигатьнеке. Әмма аны өйләргә китереп җиткерү өчен күпме насос эшли, бозыла-нитә калса күпме запас частьләрен алыштырырга, суның сыйфатын тикшертеп торырга кирәк, дигәндәй. Электр энергиясе, газ кебек үк файдаланган өчен түләнелергә тиешле продукция бит ул – су да.
– Суның сыйфаты турында сүз кузгаттыгыз, аны күпмегә бер тикшертәсез һәм сыйфаты әйбәтме? Коптажлар санитария-гигиена таләпләренә җавап бирсен өчен нинди чаралар күрәсез?
– Суның сыйфатын билгели торган пробаны махсус лаборатория аена бер тапкыр килеп алып тора. Нормадан тайпылыш булганы юк, суларның сыйфаты әйбәт бездә.
Су алу– бирү җайланмаларын санитар саклау зонасының барлык территорияләрендә дә чүп савытларын, су башняларын дезинфекцияләү, тәртиптә тоту өчен аларның тирә-юнен чүп үләннәрдән арындырып торабыз. Яз башкы, яңгыр сулары турыдан су челтәренә эләкмәсен өчен дә тиешле чараларны вакытында үтәп барабыз.
– 2021 елга нинди уй-планнар белән керәсез?
– Су челтәрендәге краннар урнаштырылган һәр коены карап, искергән җиһазларны яңаларына алмаштырып чыгарга исәп. Бу безгә челтәрдә авария булганда да, бөтен районны сусыз калдырмыйча, урамы-урамы белән генә ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Яңа килешүләр, яңа абонентлар да булыр дип уйлыйбыз.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт Евгений Николаевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев