Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сталинград сугышында чүпрәлеләр эзләре

2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды.

Бу сугышта йөз меңнәрчә татарстанлы катнаша. Шул исәптән өч укчы дивизия безнең республикада тупланып, Сталинград бәрелешләренә озатылган була. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицер әлеге шәһәр өчен барган канкоешларда мәңгелеккә күзләрен йома.

Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә район үзәгендә митинг булды. Митингта Сталинград өчен барган сугышларда безнең район ир-егетләренең дә батырлыклар күрсәтүләре турында әйтелде. Бик күпләр белән беррәттән, Яңа Чокалы авылында туып-үскән Мостафа Вәлиҗан улы Алимов, Мөхәммәтшаһи Ариф улы Хисмәтуллов өлешенә дә туры килә бу җиңү.

Мостафа Вәлиҗан улы Алимов

Якташыбызның кыскача биографиясенә тукталыйк. Ул 1924 нче елда дөньяга килгән. Биш балалы гаиләдән әтисе, абыйсы Мортаза һәм Мостафа (ул яшен зуррак итеп күрсәтә) сугышка алыналар. Туганнарны төрле фронтларга аералар. Мостафа Алимовка Сталинград шәһәре азатлыгы өчен сугышырга туры килә. Анда ул ротаның комсомол оешмасы секретаре була. Күп тапкырлар яралана ул, 2 төркем инвалид булып туган якларга кайта. Сугышчының күкрәген бик күп орден-медальләр бизи. Сталинград бәрелешләрендәге батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 

Тыныч тормышта да, сәламәтлеге шактый какшаган булса да, Мостафа үз авылы үсеше өчен зур көч куя. Мәктәптә укытучы булып эшли, соңрак  аның директоыр итеп билгеләнә, шуның өстенә уңган балта остасы да була ул.

Директор булып эшләгән елларында Яңа Чокалы җидеелык мәктәп укучыларын ял иттерүне максат итеп, үз куллары белән 50 урынга исәпләнгән лагерь төзеде ул. Барлык кирәкле материалларны үз акчасына сатып алды. Авыл халкы өчен тәрәзә рамнары ясый, беръялгызы өй төзеп чыга ала торган кеше иде.

Авыл мәктәбе бинасы бик иске булганлыктан, аңа җимерелү куркынычы янады. Ә ул елларда 300гә якын бала мәктәптә белем ала иде. Мостафа Алимов бу эшне дә башкарып чыкты. Ул башлап буралар кайтарту өчен күрше Чувашия өлкәсе белән элемтәне җайлый. “Пчелка” кушаматлы аты була, шуның белән кышкы салкыннарда толып ябынып, чанага утырып  халык телендә “Суйгын” урманнары, Рус Чокалысына, Баеш, Әсән урманчыларына ярдәм сорарга бара.

Бураны күтәрү алдыннан, мәктәп бинасының фундаменты да ныгытыла. Ташлар  тирә-як авыл елгаларыннан тракторлар белән ташыла. Бу эшләрдән мәктәп укучылары, укытучылар коллективы да читтә калмый. Бүген мәктәп бинасы да шушы фундамент өстендә тора. Иң кыены түбә ябу булгандыр, мөгаен. Монда да Чувашия Республикасыннан җитәкчеләр ярдәме тия - калайлар кайтарыла.

Әлбәттә, юлсызлык, техниканың булмавы эшләрне тоткарлый. Шулай да, зур кыенлыклар белән булса да  мәктәп төзелә, аны җылыту өчен мичләр ясала, тирә-яны рәшәткәләр белән әйләндереп алына, мәктәпнең бакчасы булдырыла. Анда Буа питомнигыннан кайтарылган җиләк-җимеш куаклары урын ала, яшелчәсе мулдан үстерелә башлый.

Мостафа абыйның истәлеге булып, әлеге куаклар бүген дә язын шау чәчәккә күмелеп, җиләк-җимешләрен биреп утыралар,-дип сөйли аның варисы, Мостафа абыйдан соң мәктәп директор булып калган Камил ага Шакиров.

Авылдашы, авылның ветераннар советы рәисе Альфик Низамов та Мостафа Алимовның авылдашлары күңелендә көчле рухлы шәхес буларак саклануын әйтте.

Сугыштан күп яралар белән кайта. Аяк-кулларын, башын пуля, снаряд кыйпыклары тишкәләгән була. Һәркемнең хәтерендә сакланырлык тормыш итте. Балаларны яратты. Без ул чакта сабыйлар идек, авыл тулы бала-чага иде. Безнең урамда гына да 23 йортта 60лап бала иде,-дип истәлекләре белән уртаклашты Альфик Низамов.

Мостафа Вәлиҗан улы 1983 нче елда вафат була. Гомеренең соңгы елларын ялгызлыкта үткәргән сугыш ветеранының авыл зиратында җирләнгәне мәгълүм. Әмма күренеп торган язулары булмагач, җирләнгән урыны билгесез.  М.Алимовның туганы, Иске Чүпрәледә яшәүче Рамиль Нуруллин, үткән ел аның каберен эзләү эшенә керешкән. Ветераннар советы җитәкчесе Альфик Низамов,  җирлек башлыгы Роберт Дружков, авылдашлар белән өмә оештырып, авыл зиратын чистартканнар алар. Шулай итеп,коймалары череп ауган, үлән каплап киткән кабер өстендәге таштагы язу аша Мостафа аганың, янәшәдә генә әтисенең дә кабере табыла. Рамиль Нуруллин туганнары рухына догалар укытып, каберлек өстен чистартып, төзекләндереп, язуларны яңарту эшен дә башкара.

–Бу минем вөҗдан бурычым иде. Мостафа Алимов - әниемнең абыйсы. Аның каберен эзләп табу, кайда җирләнгәнен билгеләү –туганым буларак кына түгел, ә бүгенге аяз күк йөзе өчен көрәшкән батыр каһарман якташыбыз истәлеген мәңгеләштерү өчен дә кирәк иде. Улларыма да шушы каберләрне күрсәтеп туганнарының батырлыгы, үз авылларын, Ватаннарын ничек хөрмәтләгәннәре турында сөйләдем. Бу–тарих, бездән соң яшәячәк, киләчәк буын да онытмасын иде аны,-ди Рамиль Нуруллин.

Мөхәммәтшаһи Ариф улы Хисмәтуллов

Тагын бер Сталинград сугышында катнашкан райондашыбыз ул Мөхәмәтшаһи Ариф улы Хисмәтуллов. 1938нче елдан хәрби хезмәткә киткән җиреннән Бөек Ватан сугышына алына. Шулай ук, бик күп орден, медальләр  белән бүләкләнгән.

Сугыштан кайткач, Мөхәмәтшаһи Хисмәтуллов банкта, салым, хезмәтендә, финанс бүлегендә инспектор булып хезмәт итә. Соңгы елларда КБОда эшли.

Мөхәмәтшаһи Хисмәтулловны белгән кешеләр аның бик оста сәгатьләр ясаучы булганлыгын да искә алып сөйлиләр. Бүгенге көндә Иске Чүпрәледә аның улы Нурислам, тормыш иптәше Асия белән гомер кичерә.

...Күпме тарих, күпме язмышлар... Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма халкыбыз кичергән канкойгыч сугыш көннәре онытылмас ул. Менә шундый туган хакын хаклап йөргән кешеләр булганда бигрәк тә! Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә барыбыз да тырышсак иде.

Белешмә

Бөек Ватан сугышының иң мөһим өлеше  буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә.  19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.

1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев