Соңгы сулыш...
Хикәя Җәмилә Мифтахова
Ул көнне мин көчле җил тавышына уяндым. Бу гадәттәге җил түгел, ә гыйнвар аеның, кыргый җәнлек шикелле бәргәләнеп, рәхимсез рәвештә ишекләрне дөбердәткән, өй кыекларыннан төрле авазлар чыгарып, кар бөртекләрен күз иярмәстәй тизлек белән биетеп дулаган ярсулы давылы иде. Гадәттә, мондый көннәрдә, мәктәпкә бару тыела. Без ул көнне, җылы өйдә хуш исле тәмле чәйдән ләззәтләнеп, китаплар укып үткәрдек. Ләкин бу юлы бөтенләй башкача булды....
Шомлы җил безнең тәрәзәне тикмәгә генә шакымаган, күрәсең. Уяну белән үк күңелне бер-бер артлы аңлатып булмаслык борчулы, шыксыз уйлар өермәсе биләп алды. Тәнем чымырдап, йөрәгем кысылды. Бернигә дә игътибар итмичә, җылы киемнәремне тиз генә киеп, ишеккә таба юнәлдем. Әти, тәвәкәллегемне күреп, шелтә белән башын гына чайкады, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Мондый вакытта минем белән бәхәсләшүнең файдасызлыгын ул белә иде.
Мин һәр көнне, мәктәпкә барыр алдыннан, авыл читендәге кечкенә генә өйдә ялгыз яшәгән әбиемнең хәлен кереп белә идем. Шушы иртәнге баруларым, аның ялгызлыктан бушап калган җанын тулыландыра торган, кечкенә бер йолага әверелде. Бүген дә, буран булуга карамастан, мин бу йоланы үтәргә тиеш идем. Китаплар белән тулы сумкамны ишек алдындагы кое өстенә куеп калдырдым да, түбән очка йөгердем. Ул ялгыз, дигән уй миңа көч бирде һәм тизрәк хәрәкәтләнергә мәҗбүр итте.
Урамга чыгу белән җил мине эләктереп, артка этәрде. Салкын һава тын юлларын кыздырып, күңелсез тойгы тудырды. Ә котырынган тизлек белән очкан кар шундук йөземне юка боз катламы белән каплады. Итекләр кар белән тулды. Башка тавышларны басып, колак төбендә җил сызгырды. Мин туктамадым, әбинең өзелеп көткәнен белеп, сукмакны күздән югалтмаска тырышып алга атладым. Чөнки, мин аның караңгы тормышын яктыртучы кечкенә учагы идем.
Әбием турындагы уйлар, миңа яшәргә көч биреп, һәрвакыт күңелемне җылыта. Ләкин бу җылылык ачы сагыш белән үрелеп бара, чөнки ул сүз белән әйтеп аңлатып булмаслык газаплы гомер кичергән...
Ачлык елларының ачысын татыган әбием яшьли кияүгә чыга. Тик бәхетле мизгелләр озакка сузылмый. Бөек Ватан сугышына киткән бабам хәбәрсез югалгач, ул алты баласы белән тол кала. Ни кадәр авыр булса да, балаларын җылы канаты астында тәрбияләп үстерә. Шунысы аяныч, аңа газизләренең рәхәтен күрергә, насыйп булмаган. Ике кызы һәм өч малае күптән инде бакыйлыкка күчкәннәр. Иң соңгысы булып минем әнинемне озатты. Һәрбер баласын салкын җир куенына илтеп салгач, әбинең парә-парә килеп әрнегән йөрәген бары тик үз башыннан кичергән кеше генә аңлый аладыр, мөгаен. Ә тагын бер кызы гаиләсе белән бик еракта, шәһәрдә яши иде.
Өстәвенә, янгын чыгып, барлык мал-мөлкәте янып көлгә әйләнә. Чиратлашып килгән сынаулар аны аягыннан егарга тырышса да, бирешмичә, көчле булып кала. Шуңа күрә аны авыл халкы гомере буе хөрмәт итте. Төрле сәбәпләр белән үткәрелгән Коръән ашларында урыны һәрвакыт түр башында булуы, моңа дәлил.
Ниһаять, килеп җиттем. Әбинең өйгә керә торган ишеге, тынычлыкны бозудан курыккандай, тавышсыз гына ачылды. Мин кердем һәм йөрәгемне әйтеп бетергесез шом басты. Җил мине шунда ук этеп үтте дә, иске келәмнәрне тибрәтеп, мич алдында эленгән чаршауны кагып, әбигә сәлам бирде.
Мин дә калышмаска теләп:
–Әби, мин килдем, –дип, кычкырдым.
Бүлмәдән зәгыйфь, әмма, шатлык хисе белән сугарылган:
–Килдеңме, кызым?- дигән, ачык тавыш ишетелде. Аның тавышы шундый йомшак, назлы булып яңгырады ки, хәтта, бөтен тәнем буйлап җылы дулкын йөгерде.
Бозланып беткән пәлтә һәм итекләремне тиз генә салып аттым да, алгы якка үттем. Әби кайчандыр үзе сырган мамык юрганына төренеп яткан иде. Йөзе ап-ак, ләкин аның һәрвакыт мәрхәмәтле булган күзләре миңа мәхәббәт һәм яңа, аңлашылмаган моңсулык белән карадылар. Әби мине көткән. Моны бөтен җаным белән сиздем. Ул миңа карап елмайды. Бу елмаю, бата-чума кар көртләрен ерып үткән юлым өчен, иң кыйммәтле бүләк булды.
–Иии, кызым, килүеңне бик көттем, балам. Киләсеңә ышандым, – дип, мине күрергә теләп, башын күтәрде.
Якынрак килдем дә, аның йомшак, салкынча кулын үз кулыма алдым. Ул миңа бик таныш, бик тә кадерле иде, ләкин хәзер ул күбәләк канаты кебек йомшак тоелды.
Әби нечкә бармаклары белән кулымны каты итеп кысты. Бу гади кагылу гына түгел, ә сүзсез аңлатылган тулы бер вакыйга иде. Бу кысуда үтенеч тә, ялвару да, мөгаен, курку да булгандыр... Агарынган кулының тиресе астыннан, нәзек, зәңгәр җепләр кебек күзгә күренеп торган тамырлары, эчке киеренкелеген ачып бирә иде, сыман. Каяндыр, тирәннән ишетелгән йөрәк тибеше, йомшак калтырану булып бармак очларына күчкән...
Аның күңел түрендә ниләр кайнаганын аңларга тырыштым һәм ниндидер эчке халәтен тоярга өметләнеп, күзләренә карадым. Ләкин аның карашы еракка, бүлмә чикләреннән читкә юнәлгән иде. Ул башка беркем дә күрмәгән, ниндидер матур әйбер күргәндәй, соклану хисе белән карап торды....
Сулышы өзелеп-өзелеп алганда, бармаклары тагын да ныграк калтырады.
–Әби, хәлең ничек? – дип сорадым, тавышымны нык тотарга тырышып, гәрчә эчемдә ут дерелдәсә дә.
Ул көчсез елмаеп җибәрде, күзләре тирәсендәге җыерчыклар тирәнәйде.
–Ничек булсын... гомере бетүен белгән кеше кебек, балам, дип җавап бирде. Кинәт йөрәгем туктап калгандай булды. Мин моны ишетәсем килмәде.
–Нәрсә сөйлисең инде, әби! Син, һичшиксез, савыгачаксың, менә күрерсең әле, – дип, әбине юатырга, ике арабыздагы күзгә күренми торган күләгәне куарга теләдем. Ләкин ул:
–Юк, кызым, бу дөньяда без вакытлыча гына. Инде санаулы минутларым калды. Мәңгелеккә, Ахирәткә күчәргә вакытым җитте, - дип башын чайкады. Аның сүзләре хөкем карары кебек яңгырады. Мин аркамнан салкынлык йөгергәнен сиздем. Бугазымда ниндидер төер булганлыктан, сөйләшә алмадым, бары тик аның кулын ныграк итеп кысып кына куйдым.
–Фәрештәләр төнлә үк мине алырга килделәр инде,-дип әби күзләрен түшәмгә төбәде. Авызы кипкәнлектән, тавышы калтырый башлады. Хәлен бераз җиңеләйтер өчен сак кына аның иреннәрен су белән чылаттым. Шуннан соң ул ниндидер аңлаешсыз халәткә күчеп, сүзен дәвам итте:
–Мин аларның барлыгын сизәм. Алар әлегә Аллаһның әмерен көтәләр. Ләкин киткәнче соңгы тапкыр синең йөзеңне күреп, тавышыңны ишетеп, мәхәббәтеңне тоеп калырга теләдем,- диде. Тавышы тагын да сүлпән, хәтта ишетелмәслек булды.
Аллаһы Тәгаләдән минем белән очрашырга ярдәм итүен сорап, дога кылуы хакында әйтте. Һәм тагын нидер әйтергә теләп яшьле күзләре белән кабат миңа карады. Аның тирән һәм акыллы күз карашында бөтен узган гомере, мәхәббәте, саубуллашу сагышы чагыла иде.
Мин түзмәдем, калтыранган тавыш белән:
–Әбием, кадерлем, дип сулкылдап аның куенына сыендым. Юл буе тыеп килгән күз яшьләрем ирексездән тышка ургылды. Мин, хәсрәттән генә түгел, ә әбине әлеге авыр халәттән алып кала алмавымны аңлап, ачы тойгыдан да елый идем...
Аллага шөкер, өлгердем. Ярый әле аның янында булырга, аның тавышын ишетергә, аның соңгы җылысын тоярга өлгердем.
–Балам, син минем куанычым, – дип, әби кипкән иреннәрен кыймылдатты һәм тирән итеп тын алды да, сүзен дәвам итеп, кешенең җаны тәненнән аерылганда ниләр кичерүе хакында, әйттеп үтте. Әллбәттә, аның бу хакта сөйләгәннәрен күп тапкыр ишетергә туры килде миңа. Тагын бер кабат исенә төшерим, диде, күрәсең. Биш вакыт намазын калдырмый укыган карчык шәригать кануннары белән бик яхшы таныш иде.
Аның кипкән иреннәрен, юеш марля кисәге белән кабат-кабат чылатып тордым. Беләм, әбинең әйтәсе сүзләре күп иде...
–Шуны исеңдә тот, кызым! Мин һәрвакыт синең белән булырмын. Таң җилләре булып иркәләрмен, кояшның нурлары булып җаныңны җылытырмын,- дип хәлсез бармаклары белән кулымны сыйпады.
Кинәт, каяндыр бер илаһи көч килеп, әбине күтәреп алды да, утырырга булышты. Аның моңсу күзләре, ниндидер гадәти булмаган нәрсәне күрергә теләп, гаҗәпләнеп тәрәзәгә текәлделәр. Аннары өч тапкыр өзек-өзек итеп алган сулышы бугазыннан үтмәгәч,тамырыннан киселгән зур кәүсәле агач кебек, караватына ауды.
Тән белән җан тартышты....
Ул ыңгырашып, сыкрап соңгы сулышын алды...
Бу мизгелдә тәрәзә артындагы җил дә ярсып дулады. Ул өйгә бәреп керергә теләгән ерткыч җәнлектәй, башта тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп, рамнарны дөр селкетте, аннан ишеккә килеп ябырылды...
Өй өчен авыр тынлык басты. Бер сүз дә әйтә алмыйча, башымны түбән идем. Бу халәттә сүзләр буш һәм әһәмиятсез булып тоелды... Мине ниндидер аңлатып булмаслык хис биләп алды. Чынбарлык белән элемтә эзелде. Дөнья аның белән бергә юкка чыкты сыман. Мин үземне яңа, аңлаешсыз буш тынлыкта югалган кебек хис иттем. Бары тик әбинең, бертуктаусыз кабатланган, “Лә иләһә илләллаһ, лә иләһә илләллаһ”, дигән сүзләре генә колагымда яңгырады.
Иң-башлары шиңеп, куллары йомшарып салынып төшкән әбинең тәне әкренләп суынганын сиздем. Аның һәрвакыт мәхәббәт һәм зирәклек белән балкып торган күзләре мәңгегә йомылды, алардагы яктылык сүнде. Ул китте... Ул тыныч кына, ничек яшәгән булса, шулай китте. Артында бары тик бушлык һәм хатирәләр генә калды.
Мин, күз яшьләремә буылып, әби яныннан китә алмыйча, озак утырдым. Аның җылысын тоеп калырга теләп, саклык белән генә битенә һәм чәчләренә кагылдым. Аннан соң, үзе өйрәткән догаларны укып, өстенә ак җәймә яптым..
Урамда шомлы тынлык. Төне буе җил кубызына биегән карлар, тынып, җир өстенә яткан. Бар табигатъ мәрхүм белән саубуллаша кебек. Юл буенда, ак юрганга төренгән куаклар да, башларын иеп, әби белән бәхилләшкәндәй, “Иннә лил Ләһи үә иннә иләйһи раҗигун!-Без Аллаһыдан килдек һәм яңадан Аллаһыга кайтачакбыз!”, дип пышылдыйлар иде сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев