Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Сәламәт тәндә сәламәт рух: Чүпрәледә спортчылары хөрмәтләнде

Районда физкультурачылар көненә багышланган чаралар атна буе дәвам итте.

Бу шимбәдә дә чүпрәлеләр өчен бәйрәм иртәсе спорт чараларына бик бай булды. Район оешма, предприятие хезмәткәрләре  бердәм команда булып,  ГТО нормаларын тапшыру фестиваленә җыелды. Спорт мәйданчыгында исә алты команда арасында баскетбол буенча ярышлар узды. Барлык уеннар да киеренке һәм мавыктыргыч булды. Командалар уен осталыгының югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынга -Иске Чүпрәле күппрофильле лицее, 2 урынга-Алешкин-Саплык урта мәктәбе, 3 урынга -Яңа Элмәле урта  мәктәбе лаек булды.

Төп танатана исә спорт сөючеләрне, районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы шәхесләрне, тренерларны, спорт ветераннарын котлау  белән башланды.

Район башлыгы Марат Гафаров районның спорт тормышында  бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде. Аеруча рәхмәт сүзләре төрле спорт юнәлешендәге Федерация җитәкчеләренә юлланды. Хөкүмәт бүләкләре:. ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында район башлыгының Мактау грамотасын, Рәхмәт Хатларын,  район оешуның 90 еллыгы юбилей медальләрен, ГТОның алтын билгеләрен алучылар да булды.  Городище авылыннан Романовлар исә спорт сөюче гаилә буларак танылды.

Реклама

Атна дәвамында барган волейбол, баскетбол, футбол, бадминтон, йөзү һ.б, һ.б ярышларда җиңү яулучыларга да җитәкчеләр Рәхмәт хатлары, медальләр һәм кубоклар тапшырдылар.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов районның физкультура-спорт тормышында актив катнашучыларны бүләкләде.Спорт чараларында катнашучы иң актив өлкән яшьтәге райондашларыбыз да читтә калмады.

Сәхнәдән бәйрәм хөрмәтенә концерт номерлары яңгырады, бәйрәм күтәренке кәеф һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев