Яңа елның беренче тәүлегендә Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге 11 тапкыр чакыруга чыккан
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа ел төне Чүпрәледә чагыштырмача тыныч үткән.
Дөрес чакырулар булган анысы, әмма алар гадәттән тыш түгел. Нигездә, медицина хезмәткәрләре хроник гипертония һәм онкология авырулары белән җәфа чигүче олы яшьтәгеләр һәм температурасы күтәрелгән балалар янына чакырылган.
Гомумән, тәүлек дәвамында ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 11 тапкыр чакыру алып, урыннарга чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев