Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Шланга авылында яшәүче Сафиннар 32 баш мөгезле эре терлек асрыйлар

Шланга авылында  яшәүче Сафиннар шәхси хуҗалыкларында  32 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 12 се сөтлебикәләр.

Алар үз продукцияләрен район Советының еллык утырышына багышлап әзерләнгән күргәзмәдә дә күрсәттеләр. Сөттән әллә ничә төрле ашамлык ясап килгәннәр иде. Бу уңганнар белән якыннанрак танышу максатыннан Шланга авылына юл алдык.

Сафиннар яши торган заманча йорт авыл башында ук урнашкан. Әлеге йортка Илдар авылдаш кыз Эльмираны, 1999 елда, алып кайта. Төп нигездә кайнана, кайната каршы ала киленне. 17 ел  бергә яшәп кала ул кайнана белән.  Эльмира белән Илдар үзләре дә ике ир-балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә Илһамнарыстудент, Таһир  мәктәпкә барырга әзерләнә.

Илдар авыл тормышын, мал-туардан башка күз алдына да китерә алмыйм, элек-электән ата-бабаларыбыз да шулай яшәгән бит, ди..

Башта берне, аннан ике-өч сыер асрадык, аннан соң тагын  алдык. Хәзер инде сыерларның саны 12гә җитте. Сыер асраучыларга хөкүмәттән бирелүче 200 мең сум күләмендәге акча да безгә зур ярдәм булды. Аны да авылда беренчеләрдән булып, без алдык.  Сыер саву аппаратын да Сабантуй мәйданында бүләк иттеләр, икенчесен үзебез сатып алдык,-дип сөйләп китте гаилә башлыгы.

Үз көчеңә ышану – Сафиннарга хас сыйфат. Илдар да, Эльмира да  терлек асраудан тыш та, хезмәт куялар. Эльмира – урта мәктәптә, Илдар исә кышын  агрофирма филиалында, җәйлеген  “Х.А.Гафуров” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

Сафиннар гаиләсендә көн иртәнге  сәгать 4тә үк  башлана.  Дүрт бакчалары  бар. Шуның икесенә бәрәңге утырталар, икесендә терлек азыгы үстерәләр. Малларны да вакытында ашатырга, эчертергә, асларын чистартырга, продукцияне урнаштырырга кирәк. Дус-тату булып бер максатка эшләгәч, барысына да өлгерәләр. Өйләре дә  “ялт иткән” – өй эче көлеп тора, табыннары тулы ризык. Җәен бакчалары да гөлбакчага әйләнә икән: төрле төрдәге чәчәкләр тирә-юньгә хуш ис тарата, җиләк-җимеш, яшелчәләр мул өлгерә.

Моннан тыш, Эльмира аш-суга да бик оста. Сөттән каймагын, кортын, катыгын әзерли, аны сораучыларга сата. “Ничек өлгерәсез?”дип гаҗәпләнеп соравыма каршы күршедә генә яшәүче Нуршат ханым Якуповага, Нургизә ханым Нәүметовага олы рәхмәтләрен белдерде ул. “Кайнатам Хамит та өйдә төп киңәшчебез, ярдәмчебез”,- диде.

Үткән ел Сафиннарның шәхси хуҗалыкларын Кайбыч районында узган зона утырышында да билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов  Илдарга Рәхмәт Хаты һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды.

Әнә шулай тормыштан ямь һәм тәм табып яшиләр Сафиннар.  “Авылда эш юк, дию дөрес түгел,- диләр. Авылда терлек асрап яшәргә кирәк. Дөрес, ул бик гади, күңелле үк хезмәт тә түгел. Романтикасы да юк, иртән алып, кичкә кадәр шул терлек янында зур хезмәт куярга кирәк. Әмма  мал тотуяшәү өчен чыганак дигәндә,  шөгыль ягыннан караганда, иң җайлы ысул.  Бары тик ялкауланмаска гына кирәк”, дип, тырышлыклары бәрабәренә муллыкка ирешеп, алга атлыйлар.

Авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов:

Авылыбызда 201 йорт бар, шуның 180ендә мал-туар асрала. Иң күп сыеры булган гаилә – ул Сафиннар. Икенче тагын бер шундый гаилә 9 баш сыер, 3 гаилә 8 баш сыер асрый. Бер сыерлы йортлар саны  25 әү генә. Барысында да диярлек ике, өч, аннан да күбрәк сөтлебикәләр бар.  

Хәзер бит  фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрү өчен республика тарафыннан олы ярдәм күрсәтелә.  Гаилә фермалары программасы, микрофермалар программасы бар, күпләп сыер асраучылар өчен (сигездән башлап)  терлек абзары төзү өчен субсидияләр бирелә. Быел әлеге программада катнашу өчен 17 кеше чиратта тора. Үткән ел 10 гаилә 200 мең сумлык субсидия алып, терлек абзары төзеде. Ел башына Шланга авылында 308 баш сыер булса, бүгенге көндә аларның саны 321гә җитте, ә мөгезле эре терлек саны авылда 817 баш!  Үзем дә 8 баш мөгезле эре терлек асрыйм. Ике сыерым бар.

“Булган кешенең көрәге  дә утын кисә”, диләр.  Әнә шулай, үз бәхетләрен туган җирдә, хезмәттә табып гомер итәләр Сафиннар һәм шлангалылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев