Су өчен четчиклары булмаган чүпрәлеләргә ике тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк
Татарстанда су өчен түләү кагыйдәләрен катгыйландырдылар
Салкын су өчен хәзер ике тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк. Бу счетчиклары булмаган йорт хуҗаларына кагылачак.
Россиядә, шул исәптән Татарстанда да декабрьдән салкын су белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Шул рәвешле, РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 25 ноябрендәге 1871 номерлы карары нигезендә счетчиксыз торак йортлар, фатирлар өчен коэффициент 1,5 тән 3 кә кадәр арттырылды. Бу хакта райондагы “Прогресс” мунициапаль унитар предприятисе директоры Евгений Иванцов белән сөйләштек.
–Элек салкын су өчен исәпләү приборы булмаган торак йорт хуҗалары, бер ярым тапкырга күбрәк түли иде, хәзер исә ике тапкырга күбрәк түләргә туры киләчәк. Әлеге яңалыкның максаты булып, милек хуҗаларын су счетчикларын урнаштырырга, алмаштырырга яки вакытында тикшерү уздыруга стимуллаштыру тора,-ди җитәкче. – Шулай итеп, әйтик, биш кешедән торган гаилә өчен салкын су өчен квитанциядәге сумма берничә тапкырга артырга мөмкин. Фактик кулланылган су өчен генә түләүне һәм икеләтә тариф астына эләкмәүнең бердәнбер ысулы — төзек һәм ышанычлы исәпләү приборын урнаштыру.
Евгений Иванцов сүзләренчә, районда салкын судан кулланучы 5372 абонент исәпләнә. Шуларның 116сында салкын су өчен исәпләү приборы урнаштырылмаган.
–Түләүләрдәге суммаларның артуы счетчиклары бар, әмма поверка узмаган хуҗалар өчен дә кагылачак. Моны исәпләү приборын заводта җитештерү вакытыннан башлап, һәр алты ел саен эшләргә кирәк. Исәпләү приборларын торак йорт хуҗасы үзе дә урнаштыра ала. Урнаштырганнан соң, безнең оешмага килеп, приборның паспорттагы мәгълүматларын хәбәр итәргә кирәк. Йорт хуҗасының приборны урнаштыра алу мөмкинлеге булмаган очракта, оешмабызның хезмәткәрләре дә ярдәмгә килә. Әмма әлеге хезмәт түләүле. Бу урында, шулай ук, йорт хуҗасы вафат булганнан соң, аның варисы да оешмага килеп, барлык кәгазьләрне вакытында рәсмиләштерү мөһимлеген җиткерәсем килә. Белешмә алу өчен 8 (843-75) 2-23-83 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Предприятиенең эшчәнлеге, хезмәтләр күрсәтү турындагы мәгълүматлар, шулай ук, телефон номерлары Чүпрәле муниципаль районы порталының “Район тормышы” бүлегендә дә урнаштырылган,-ди Евгений Иванцов.
Салкын су өчен исәпләү приборлары булмаган торак йорт хуҗаларына якын арада аларны урнаштыру хәстәрен күрсеннәр иде дигән теләген җиткерде җитәкче. Бу хуҗаларга су чыгымын контрольдә тотарга һәм матди хәлне көйләргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев