Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шәйморзаны оныталмыйсың, бер барып күрсәң әгәр...

Габдулла Рәхимкуловның “Шәйморзаны оныталмыйсың бер барып күрсәң әгәр” дип җырлавы авылның бүгенге торышына да тәңгәл килә – соңгы өч елда Иске Шәйморза авыл җирлеге үсеше өчен 100 млн. сумга якын капитал салулар булган

Габдулла Рәхимкуловның “Шәйморзаны оныталмыйсың бер барып күрсәң әгәр” дип җырлавы авылның бүгенге торышына да тәңгәл килә – соңгы өч елда Иске Шәйморза авыл җирлеге үсеше өчен  100 млн. сумга якын капитал салулар булган

Үткәннәргә күз салсаң...

Иске Шәйморза авылы –бай тарихлы авыл. Аның барлыкка килүе 1674 елларга барып тоташа.  Революциягә кадәрге чыганакларда ул Уразбаево исеме белән телгә алына. 1859 елгы мәгълүматлар буенча, анда 3 мәчет булаган.

XX йөз башында авылда чиркәү, 5 мәчет, 5 мәктәп, тегермән, 36 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авылда бертуган сәүдәгәр Шәмсетдиновлар йорты сакланган.

Административ-территориаль буйсынуга килгәндә җирлек 1920 елга кадәр Сембер губернасының Сембер өязе Зур Чынлы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый районы үзәге, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 декабреннән – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында. Хәзерге Иске Шәйморза – зур бер авыл җирлеге.

Шәйморза  Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1950-1957), дәүләт һәм партия эшлеклесе М.З. Азизов, Социалистик Хезмәт Герое, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры Ә.Ш.Абдриев, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, СССРның мәгариф отличнигы З.Н.Азизов, ТАССРның атказанган икътисадчысы,  1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры С.З.Бикчуров, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Х.Н.Макаев, тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Йосыпова һәм башка данлыклы шәхесләрнең туган авылы да.

Бүгенге көндә авыл җирлегендә 1031 кеше яши.

Татарстан Республикасында гамәлдә булган программалар, район бюджетыннан бүлеп бирелгән, халык үзе җыйган акчалар хисабына авыл җирлегенә караган социаль объектлар ремонтланган, яңалары төзелгән, юллар салынган, төзекләндерү эшләре алып барылган. Әмма легендар җырчы, якташыбыз, Кече Шәйморза авылында туып-үскән Габдулла Рәхимкулов башкаруында яңгыраган “Балкый Шәйморза утлары”ндагы Шәйморза белән бүгенге Шәйморза арасында инде аерма да бик зур. Бүген анда  хатын-кызларның чишмәдән көянтәләр белән судан кайтуын да күрмисең, чөнки чишмә суы өйгә килгән, мичкә ягучылар да юк, ипине дә үз эшмәкәрләре пешергәнне, кибеттән генә алалар. Утлары да җырдагычадан тагын да яктырак итеп балкый. Кыскасы, авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары яхшы якка бик нык үзгәргән. Болар, авылның нинди өмет-хыяллар белән яшәве турында без Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова белән әңгәмә кордык.

–Илһамия Давлетшаевна, Шәйморзадагы соңгы еллардагы үзгәрешләр күпләрне сокландыра. Авылның бүгенгесе турында сөйләгез әле...

–Безнең авыл җирлеге, Иске Шәйморза авылы элек-электән районда иң зур авылларның берсе булды һәм бүген дә шулай булып кала. Әлбәттә, үсеш, үзгәрешләр дигәндә, аның өстенлекле юнәлешләре дә бар. Иске Шәйморза авылында элек-электән авыл хуҗалыгы тармагы үсештә булган. Бүгенге көндә бездә –7703 га чәчүлек җирләре, 785 җир пае, 167 гектарда шәхси хуҗалык җирләре исәпләнә. Әлеге чәчүлекләр, җирләр «Эталон Агро», «Агро-Вест»  һәм «А.Ш. Әбдриев исемендәге Шәйморза авыл хуҗалыгы предприятиесе», КФХлар карамагында.  Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 1 мини ферма,1 гаилә фермасы  һәм 2 КФХ эшләп тора. Әхтәмов Раил, Халитов Илдус – һәрберсе 600 га күләмендә җир эшкәртеп, анда бөртекле-кузаклы культуралар үстерәләр. Авылдашыбыз Әхмәдишин Альбертның үз гаилә фермасы, җирләре бар. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне җыю белән 3 эшмәкәр  шөгыльләнә.

Авылыбыз элеккеге район үзәге булып торса да, безнең халык бервакытта да мал-туар асраудан читләшмәде. Бүгенге көндә дә авылда (әйтергә кирәк авыл халкы өлкәнәеп баруга карамастан) 567 мөгезле терлек исәпләнә. Шуларның 268е – сыерлар. Атлар, кәҗә, сарык тотучылар да бар. Шуның өстенә авылда 265 оя умарта кортлары да бар.  Халыкта 196  җиңел машина, 26 тракторның булуы да авыл кешесенең яшәеш шартлары югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.

Җирлегебездә 17 шәхси эшмәкәр, 20 үзмәшгуль теркәлгән. Алар төрле хезмәтләр күрсәтәләр. Көндәлек товарлар белән сату итү юнәлешендә 6 шәхси кибет эшли.

– Авылда тормыш-көнкүреш шартларының яхшыра баруы, әйе, күз алдында. Авылда яшьләр каламы соң? Аларны авыл тормышына җәлеп итү өчен ниләр эшлисез?

– Бик дөрес әйтәсез, авыл бит әле ул инфраструктура белән генә түгел кешеләре белән дә ямьле. Авылның киләчәге турында хыялланасың икән яшьләр белән эшләүне беренче планга куярга кирәк, дип уйлыйм мин үзем. Мәктәп белән бу юнәлештә даими рәвештә эшлибез. Яшьләрне спортка җәлеп итү, аларда сәламәт яшәү рәвешенә, туып-үскән җиргә, аның табигатенә, тарихына мәхәббәт тәрбияләү бездә конкрет чаралар аша тормышка ашырыла. Мәктәптә төрле секцияләр эшли, универсаль спорт мәйданчыгы, спорт залы, футбол кыры, хоккей тартмасы бар. Бүгенге көндә анда 70кә якын бала белем ала. Балалар бакчабыз гөрләп эшләп тора. Студентлар белән очрашулар оештырабыз. Үсеп килүче яшьләребез булганда авылда тормыш дәвам итәчәк, киләчәге дә булачак, дип ышанам.

– Әңгәмәбез башында ук соңгы елларда Иске Шәйморза җирлегенә төрле программалар нигезендә күп төрле инвестицияләр кертелгәне турында әйтеп киттек. Моңа тагын да тукталып үтик әле. Авыл җирлеге нинди программаларда катнаша?

– Әлбәттә, район белән берлектә, безнең авыл да республикада гамәлдә булган күп кенә программаларда катнаша. Шулар нигезендә Чуваш Шәйморзасы авылында күпфункцияле үзәк сафка баскан иде. “Сыйфатлы су” программасы аша бүгенге көндә дә өйләргә су кертү дәвам итә. 148 шәхси хуҗалыкка сыйфатлы су килде.

Авыл җирлеге территориясендәге участок хастаханәсенә ябылу куркынычы яный иде, халык үтенече, район башлыгы Марат Гафаров тырышлыгы белән ул саклап калынды. Хастаханәгә һәм фельдшер-акушерлык пункты капиталь төзекләндерелде. Хәзер андагы дәвалау шартлары шәһәрдәгедән бер дә калышмый. Хастаханәдә дәвалану өчен 10 койка-урын, көндезге стационарда 4 койка-урын бар. Массаж, теш дәвалау, физиотерапевтик процедуралар кабинеты эшли. Хастаханәдә 2 табиб һәм 16 медперсонал хезмәт куя, даруханә эшләп тора.

Быел исә 2 млн.нан артык сумлык грант акчасына “Ял паркы”н төзекләндерү эшләрен башладык, анда балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды. Авыл урамнарындагы искергән электр баганалары алмаштырыла. «Казан-Ульяновск» – “Иске Чүпрәле – Иске Шәйморза”  автомобиль һәм авылга керү юлынның 2 км.ы яктыртылды.

Иске Шәйморза авылында данлыклы авылдашыбыз, ТР халык артисты Габдулла Рахимкуллов исемен йөрткән уңайлы һәм мәһабәт биналы мәдәният йорты бар. Биредә район һәм республика дәрәҗәсендәге мәдәни чаралар үткәрелә. “Җир һәм кешеләр” исемендәге музеебыз эшләп тора.

Авыл кешесенә ярдәмгә килә торган программалар турында һәрдаим авыл халкына аңлатып торабыз. Үз эшен булдырырга теләүчеләргә һәрвакытта “яшел ут” бездә.

– Сездә үзара салым акчасын да 1000 сум итеп җыясыз  икән. Халык туплап биргән әлеге акчалар хисабына ниләр эшләнә?

– Әлеге программа өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт кенә әйтәсе килә. Соңгы елларда Иске һәм Кече Шәйморза авылы халкы әлеге программада катнашып,  балигълык яшенә җиткән һәр кешедән 1000 сум акча җыйды. Чуваш Шәйморзасында исә ул сумма – 500 иде.  Билгеле, акча күпме күбрәк җыелса, эшне дә шулкадәр күбрәк башкарып була. Авыл халкының үзара салым акчаларын урам юлларына вак таш җәю, Сабантуй бәйрәме үтәсе паркны төзекләндерүгә, чүп-чар өчен контейнер мәйданчыклары булдыруга, корыган, олыгайган агачларны кисүгә, зиратлар территориясен төзекләндерүгә, кышын юлларны чистартуга һ.б эшләргә тотабыз. Төзекләндерү юнәлешенең  берсе булып – урамнарны яктырту тора. 18,5 км озынлыктагы авыл урамнарында энергияне саклый торган 186 лампа куелды. Сафтан чыккан яктырткычларны алыштыру буенча да даими эш алып барыла.

– Илһамия Давлетшаевна, белүебезчә, сез Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы булып әле ике генә ел эшлисез. Авыл тормышында булган проблемаларны хәл иткәндә халык ярдәмен тоясызмы?

– 100 процент аңлашуга ирешү өчен ике генә түгел, бик күп еллар эшләргә кирәктер, мөгаен. Күпчелек аңлый, ярдәм итә. Проблемалар да бар, әлбәттә. Аларны хәл итү юлларын барлыйбыз. Безгә бит шунда яшәргә, шунда гомер итәргә. Яшәгән җиребез матур, уңайлы булсын, дип тырышабыз. Әлбәттә, авылны ямьләп тора торган эшләр өчен халык рәхмәт әйтә, үзләре дә ярдәм итә. Өмәләр оештырганда, трактор, машина кирәк вакытта күбесе булышлык күрсәтә. Шундый егетләребездән Ханбиков Инсафны әйтер идем, беркайчан каршы килми.Матди ярдәм итүче авылдашларыбыз да бар. Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Халитов Илдус, “Эталон-Агро” хуҗалыгы иганәчелек  ярдәме күрсәтеп торалар. Шулай ук, хөрмәтле авылдашларыбызның берсе Иршат Солтан улы Минкин – Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының Транспорт һәм төзелеш комитеты әгъзасы һәрдаим авылыбызга ярдәм итә. Сүз белән киңәш белән генә ярдәм итеп җибәрсәләр дә күңелләр күтәрелә, тагын да яхшырак эшлисе килә бит.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Иске Шәйморза авыл җирлегенең һәрвакыт балкып торуын, халыкның анда шатланып яшәвен телибез.

Халык фикере

Авылыбызны яратабыз

Мөкатдәс Шәрәфетдинов, ветеран укытучы:

–Без,  тормыш иптәшем Флера белән, гомере буе Иске Шәйморза урта мәктәбендә укучыларга белем бирдек. Хәзер инде икебез дә лаеклы ялда. Миңа 86 яшь тулды.

Авылыбызның соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрүе күңелләрне иркәли. Озак еллар авыл уртасын ямьсезләп утырган агачларны кисеп, шунда ял итү паркы ясалды. Анда җәй буе авыл халкы да, шәһәрләрдән кайтучылар да, балалары белән, ял итте. Урамнарыбыз да бик якты. Өйләргә сулар кертелә. Ничәмә-ничә еллар резина итексез узып булмый торган, балчыклы юллар да үткәндә  калды. Бүген ул юллардан рәхәтләнеп җиңел машина җилдерә, үзебез дә матур аяк киемнәребезне киеп кибеткә, почтага, хастаханәгә киләбез, балалар мәктәпкә, бакчага йөри. Рәхәт бит!

Әлбәттә, әлеге эшләрне башкаруда, юллап йөрүдә зур көч куйган район башлыгы Марат Гафаровка, җирлек башлыгыбыз Илһамия Мохитовага рәхмәтлебез. Хатын-кыз булуына карамастан, барысын да булдыра, уңган, булдыклы җитәкче. Иң мөһиме-халык гозеренә игътибар бирә.  Президентыбыз, республика җитәкчелегенә дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртканнары өчен олы рәхмәт сүзләре әйтәбез. Авыл тормышы оҗмахка тиң хәзер. Барлык уңайлыклар да бар. Рәхәтләнеп яшәргә, эшләргә генә. 

Фәйрүзә Идрисова, Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе:

– Без, быел иптәшем белән район башлыгы Марат Ринатовичка гражданнарны кабул итүгә су кертүне сорап барган идек.  Аллаһының рәхмәте яусын, сулы булдык. Башка урамнарыбызга да су килеп җитсен, дигән теләктә калабыз.

Равил Мөхәммәдьяров, Татарстан Республикасының атказанган табибы,  Иске Шәйморза участок хастаханәсенең табибы:

– Авылыбыз  участок хастаханәсендә ике этапта капиталь төзекләндерү үткәрелде. 2020 елда 25 млн.  800 мең сумлык капиталь ремонт ясалган булса, 2021 елда 27 млн 094 мең сумлык икенче этап ремонт эшләре алып барылды. Хастаханә территориясенә асфальт салынды, норматив хәлгә китерелде, хастаханә территориясен әйләндереп, яңа койма тотып алынды. 

Авылдашлар, хастаханә хезмәткәрләре, тирә-як авыллардан килеп бездә дәваланучылар исеменнән район башлыгы Марат Гафаровка, республика Хөкүмәтенә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Рузания Вәлиуллина, Кече Чынлы авылы:

– Иске Шәйморза авылындагы участок хастаханәсендә еш дәваланырга туры килә миңа. Бүгенге көндә биредәге дәвалау шартлары элеккегесе белән  чагыштырганда – җир белән күк арасы. Төзекләндергәннән соң  бүлмәләр шулкадәр якты, чиста шартлар, уңайлы. Медицина персоналы да шулкадәр әйбәтләр – җылы каршы алалар, дәвалыйлар. Дарулар бар, ашау-эчү дә бик сыйфатлы. Эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә бәхет, сәламәт яшәүләрен телим.

Иске Шәйморза авылының яңаруы да күзгә күренеп тора. Без мәңге күршеләр булып, дус  яшәдек. Дус-тату булып гомер кичерәбез, киләчәктә дә шулай булсын, уңышларын күреп сөенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев