Сабада журналистлар Сабан туе узды
Мондый чара быел беренче тапкыр оештырылды һәм "ТАТМЕДИА"ның 15 еллыгына багышланды.
Байлар Сабасында Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен узган мәдәни-спорт чарасы "Сабантуй" комплексында “ТАТМЕДИА” филиаллары хезмәткәрләреенең 600ләбен үзенә җыйды. Чарада, без дә катнаштык.
Бәйрәм булгач, барлык традицияләр дә сакланды. Башлап бүләкләр җыелды, тәбрикләү сүзләре яңгырады, Сабантуй уеннары гөрләде.
Бәйрәмнең кунаклары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, «ТАТМЕДИА» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков мондый масштабтагы чараның берене тапкыр оештырылуын билгеләп, журналист һөнәре үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
"Татарстаныбыз тормышын "ТАТМЕДИА" дан, журналистлардан башка күз алдына китереп булмый. Нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре күпмилләтле халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен яктырталар, проблемалары хакында сөйлиләр. Сез халкыбызның дусты да, сердәшчесе дә, хөкүмәт белән ике арадагы арадашчысы да. Шуның бәрабәренә республикабыз үсә, яңарыш кичерә, бу алга таба да шулай булсын", - диде Марат Әхмәтов, иҗади уңышлар теләп.
Айдар Сәлимгәрәев мондый форматта очрашуны традициягә кертү кирәклеген дә әйтте. “Һәрбер чарада журналистлар башкаларның ни эшләгәнен күрсәтеп йөри, яза, фотога төшерә. Бүген исә, үз-үзегезне дә күрсәтү мөмкинлеге бирелә һәм ял итик», - диде ул.
"Журналист – ул тәүлек әйләнәсе хезмәттә. Бу -безнең яшәү рәвеше. Шул ук вакытта, журналист - ул иң кызыклы, иң гүзәл һөнәр. "ТАТМЕДИА" җәмгыятендә гомерләрен журналистикага багышлаган 1600 кеше эшли. Бүгенге чара да журналистлар командасының Татарстанда никадәр көчле һәм дус-тату бер коллектив булуын раслый, - дип билгеләп үтте Шамил Садыйков та үз чыгышында.
Сабантуй мәйданында чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, көянтә белән су ташу, кул көрәштерү, сумо, көрәш кебек ярышлар да, аркан тарту, чирәм өстендә чаңгы белән йөрү, утын кисү, воллейбол кебек командалы уеннар да уздырылды. Беребез дә кыстатып тормадык - һәр ярышка чират торып катнаштык.
"Туган як"лылар, ягъни без дә, нәтиҗәләребез белән мактана алабыз. Күптөрле бүләкләр алудан тыш безнең команда мастерстлинг (таяк белән тартышу) буенча ир-атлар арасында 2 нче урынны алдык. Редакциябез шоферы Рәшит Нуртдинов бу төр ярышта көчле булып чыкты. Ә мин хатын-кызлар арасында, шушы ук спорт уенында, беренче урынга чыктым.
Генераль директорыбызтарафыннан бүләкләнү бик күңелле булды, әлбәттә. Көрәштә Сабантуйның баш батыры булып «Шәһри Казан» газетасы журналисты Фәрид Салихов калды – тәкәне аның иңнәренә салдылар.
Көн дәвамында хезмәттәшләр барысы да хәлдән тайды, әмма рухи канәгатьлек алып, иҗади эшчәнлеккә көч алды.
Белешмә
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оеша. Хәзерге вакытта Татарстандагы иң зур региональ медиакомпания дип санала.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте 65 филиалны берләштерә. Болар: район, шәһәр һәм республика күләмендә нәшер ителүче басма матбугат чаралары редацияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы.
«ТАТМЕДИА»да 1685 кеше эшли.
Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, Интернет челтәрендә 79 сайт һәм социаль челтәрләрдәге 350 дән артык төркем керә.
Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 42 газета рус, 50 газета – татар, 5 газета – чуваш һәм 1 газета удмурт телендә чыга; 1 журнал («Казань») – русча, 10 сы – татарча, 3 се («Татарстан», «Идель», «Чаян») татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә алып барыла.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә караган барлык басма матбугатның гомуми тиражы – 270509 экз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев