Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль берәмлекләре вәкилләренә коммуналь техника ачкычларын тапшырды

69 берәмлек коммуналь техника ачкычлары 41 муниципаль берәмлек башлыкларына тапшырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Техника урам-юл челтәрен карап тоту өчен билгеләнгән.

69 берәмлек коммуналь техника ачкычлары 41 муниципаль берәмлек башлыкларына тапшырылды.

Бу – МТЗ 82.1, 3 AMT 1000 төягече, 33 «Амкодор» фронталь төягече, 17 ГС 14.02 автогрейдеры.

Барлык машиналарда да ГЛОНАСС системасы урнаштырылган.

Моннан тыш, тагын 86 берәмлек техника районнар өчен билгеләнгән, һәм алар да якын арада киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов бу елны лаеклы төгәлләүдә муниципаль берәмлекләр башлыкларының, авыл җирлекләре җитәкчеләренең өлеше зур икәнлеген билгеләде.

Чарада Чүпрәле районы вәкилләре дә катнашты.

Белешмә өчен:

Барлыгы 2021 елда 155 берәмлек коммуналь һәм махсус техника сатып алуга 1,1 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев