Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Россиянең чуваш гүзәле" булып Чүпрәле районы кызы Ксения Романова танылды

26 ноябрьдә Чабаксарда "Россиянең чуваш гүзәле-2016" Бөтенроссия матурлык һәм җалант конкурчы узды дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Чувашия Республикасы башкаласына Ханты-Мансидан алып Кырымга кадәр төрле регионнардан чуваш гүзәлләре җыелган иде.
Милли костюмнар кигән утыз чуваш кызы чуваш телен, мәдәниятен һәм сәнгатен белүдә ярыштылар, иҗади конкурслар аша талантларын расладылар, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Оештыручылар конкурсны бәйрәмгә әйләндерә алдылар.

Катнашучыларны Чувашия Республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министры Константин Яковлев, республиканың мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Исаев, Чуваш милли конгрессы Президенты Николай Угаслов сәламләде. Конкурс җиде сәгать буена барса да, тамашачылар залдан чыгып китәргә ашыкмаганнар.

"Татарстанның чуваш гүзәле-2016" Республика матурлык һәм талант конкурсының ике җиңүчесе - Аксубай районы кызы Марина Кудряшова һәм Чүпрәле районы кызы Ксения Романова Татарстан Республикасы вәкиле буларак катнаштылар.

Ксения Романова "Россиянең чуваш гүзәле-2016" титулына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев