Россия Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча 65 чүпрәлеле хезмәт итә
Ватанга хезмәт итү–изге бурыч
Ватанга хезмәт итү–зур җаваплылык кына түгел, ә зур хөрмәт тә ул. Меңләгән егетләр кебек үк, чүпрәлеләр дә бүгенге көндә Ватаныбызның барлык төбәкләрендә армия хезмәте уза, тормыш мәктәбе үтә, рухи һәм физик чыныгу ала. Алар хезмәт иткән часть командирларыннан килеп төшкән Рәхмәт хатлары әти-әниләр һәм һәр гаилә өчен зур горурлык.
Хәзерге вакытта Россия Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча ... райондашыбыз хезмәт итә. Аларның 19ы хәрби бурычларын Мәскәү өлкәсенең район шефлык иткән частьтә үтиләр.
Район җитәкчелеге әлеге часть белән даими элемтәдә тора, үткән көздә хәрби егетләр янына чираттагы сәфәр оештырылды. Делегацияне район башлыгы Марат Гафаров шәхсән җитәкләде.
Җитәкчеләр часть командованиесе белән аралаштылар, егетләрнең көнкүреш, хәрби хезмәт шартлары белән таныштылар. Биредә казармаларда хезмәт итү өчен уңайлыклар тудырылган, ашау-эчү дә тиешле дәрәҗәдә оештырлган, әти-әниләр белән дә даими элемтә алып барыла.
Әйтергә кирәк, әлеге частьтә хезмәт итүче райондаш егетләребез хакында һәрвакыт мактау сүзләре генә әйтелә. Биредә хезмәт итүчеләр хәрби хезмәт кенә башкарып калмый, ә төрле иҗтимагый, мәдәни, спорт чараларында катнашалар, бүләкләргә лаек булалар. Әфәрин, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев