Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

РФ Дәүләт флагы көнендә Чүпрәледә яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

Тарихи дата кысаларында Чүпрәле районының Петр Дементьев исемендәге паркта тантаналы чара узды.

Бүген, 2022 елның 22 августында, илдә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Тарихи дата кысаларында Чүпрәле районының Петр Дементьев исемендәге паркта тантаналы чара узды.

Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Бу хакта үзенең котлау сүзендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та әйтеп үтте.

–Дәүләт флагы–бердәмлек, көчле дәүләт символы. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.  Дәүләт флагы белән илнең спорт, фәнни һәм мәдәни казанышлары символлаштырыла. Бәйрәм белән котлап,  һәркемнең Россия флагы төсләре сыйфатына ия булуын телим,- дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Ринатович.

Бәйрәм кысаларында Чүпрәле районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды. Район башлыгы Марат Гафаров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме начальнигы Илнар Солтанов алты балага: Алинә Камалиевага, Николай Клементьевка, Никита Кочуровка, Данил Патринга, Айсылу Сафинага, Артур Кәримовка иң төп документ –РФ гражданины паспорты тапшырдылар.

Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, паспорт алу белән бергә балалар үз тормышларында иң мөһим адымны уздылар. Бүгенге көннән алар өчен әти-әниләре генә түгел, ә үз гамәлләре өчен үзләре дә җавап бирәләр. Төп документны горурлык белән  сакларга һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде.

Чарада сугыш хәрәкәтләре иҗтимагый оешмасы вәкилләре, чик сакчылары, яшь армиячеләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты. Илдар Каюмов һәм Ксения Сахарова башкаруында Россия турында җырлар яңгырады.

Шулай ук,  хәрби-әфганчы, «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Советы» иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Петуховның шәхси музееннан күргәзмә әзерләнгән иде.

Белешмә

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә.  Аның 300 еллык олы тарихы бар. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» Указы нигезендә гамәлгә куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев