Республика ветераннар Советының чираттагы күчмә утырышы Чүпрәледә үтте
“Түгәрәк өстәл” өлкәннәргә карата күрсәтелүче социаль яклауны тагын да яхшырту, тәҗрибә уртаклашу максатын күздә тотып оештырылды.
Чара республиканың төрле районнарыннан килгән ветераннар (пенсионерлар) оешмалары вәкилләрен берләштерде һәм, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше төп принципларына әверелгән актив район пенсионерларын берләштерде.
Ипи-тоз һәм кунакчыллык
Кунакларны Чүпрәле районы чигендә ипи-тоз һәм Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сөмбелә” ансамбле башкаруындагы халык җырлары белән каршы алдылар. Җылы очрашудан соң, кунаклар делегациясе район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендә Кече Чынлы авылына юл тотты.
Биредә программаның төп өлеше Зыятдин Арсланов исемендәге Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, модульле китапханә һәм, әлбәттә, “Цильна” җәмгыятенең легендар җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров белән очрашуларны үз эченә алган иде.
Кунаклар авыл үсеше, биредә яшәүчеләр, өлкәннәр, яшьләр өчен тудырылган мөмкинлекләр белән таныштылар, мәктәп музеенда да булдылар. Өлкәннәр биредә заманча технологияләрнең үсеш алуын һәм буыннар хәтеренең үзара ярашуына соклануларын билгеләп үттеләр.
Барис Аппау улы Гафуров белән очрашуда авыл хуҗалыгын үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар һәм хуҗалыкның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы белән бердәмләшеп, хезмәттәшлек итүен күрделәр.
Район үзәгендә дә кунаклар өчен күп төрле экскурсияләр әзерләнгән иде. Әлбәттә, алар барысы да, беренче чиратта, өлкәнәрнең буш вакытларын үткәрүне, ветераннар (пенсионерлар) оешмасы хәрәкәтенең эшчәнлеген үз эченә алган иде.
«Алтын» спорт комплексында өлкәннәр өчен волейбол, пневматик винтовкадан ату буенча мастер-класслар тәкъдим ителде. Заманча яңартылган “Приказ” ял-итү зонасы күлендә исә скандинавия йөреше һәм ял итү, очрашулар оештыру мизгелләре күрсәтелде.
Кунакларны коймак, хуш исле үләнле чәй, җирле ризыклар белән сыйладылар. Җыр-моң, бию, гармун көйләре астында ветераннар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Билгеле, бу көнне, тарихыбыз битләре дә программаның бер өлешен тәшкил итеп торды. Өлкәннәр белән берлектә Мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре салынды, якты тормыш өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбызның якты истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Район мәдәният йортында кунаклар бүгенге геройларыбыз–махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю, маскировка челтәрләре үрү буенча күргәзмәләрне карадылар.
Пленар утырышта–мөһим мәсьәләләр
Ясалган экскурсияләрдән, күргәннәрдән, аралашулардан канәгать калган өлкәннәр соңыннан фикер алышу өчен түгәрәк өстәл утырышына җыйналды. Биредә сүз төрле районнарда өлкәннәргә күрсәтелүче социаль яклау торышы, проблемалар, үрнәк эш тәҗрибәләре турында барды.
Утырышны Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Газиз улы Иштирәков ачып җибәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин да катнашты.
Сәламләү сүзе белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин чыгыш ясады, ул өлкән буынга ярдәм итү –җирле хакимиятнең өстенлекле бурычларның берсе булуын ассызыклады.
Чүпрәле районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Роза Насыйбуллина өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклау, озынгомерлелекне арттыру буенча системалы эш алып барылуы турында җентекләп сөйләде. Җитәкче әйтүенчә, балаларга патриотик тәрбия бирү эшчәнлеген ветераннар советы әгъзалары катнашыннан башка күз алдына китерүе кыен. Активистлар шулай ук төрле спорт ярышларында, мәдәни-ял чараларында, конкурсларда катнашалар, аларда район данын яклыйлар.
–Безнең бурыч – өлкәннәрнең буш вакытын тулыландыру гына түгел, ә һәр ветеран (пенсионер) үзен кирәкле шәхес һәм сәламәт хис итсен өчен шартлар тудыру, - диде Роза Рифкать кызы.
Эш тәҗрибәләре белән пленар утырышта Чистай һәм Баулы муниципаль районнары ветераннар оешмалары вәкилләре дә уртаклашты.
Пленар утырыш ветераннар активын бүләкләү белән тәмамланды. Чара барышында, шулай ук, райондагы җирле ветераннар оешмасына 20 комплект скандинавия таягы да тапшырылды.
Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков Чүпрәле районының ветераннар Советы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев