Республика көне, Белем бәйрәме белән!
Хөрмәтле чүпрәлеләр, районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме –Республика көне белән котлыйм. Хәзерге Татарстан – илнең бар яктан да иң бай төбәкләрнең берсе. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, бер-береңне кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт – болар барысы да республикабызда буыннардан килеп, бүгенге көндә дә тормышыбызда үз урынын лаеклы яулаган кыйммәтләр. Һәм шушы рухи кыйммәтләр күпмилләтле республикабызда тынычлыкны сакларга ярдәм итә.
Районыбыз, күпмилләтле татарстанлылар сафында, социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эштә чүпрәлеләрнең дә лаеклы өлеше бар. Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла, шулар хакына юллар төзелә, яңа объектлар сафка баса, булганнары ремонтлана, тирә-юнебез матурлана. Чүпрәле халкы да фидакарь хезмәттә – игенчеләребез кырларда уңыш язмышын хәл итә, терлекчеләребез фермаларда тырышып эшли, эшмәкәрләребез үз эшчәнлекләрен көннән-көн киңрәк җәелдерә. Киләчәктә дә эшләребезнең уң булачагына, райондашларыбызның Татарстаныбыз хакына тырышып, җаваплылык тоеп эшләячәкләренә ышанам.
Кадерле укучы дуслар, укытучылар, тәрбиячеләр, студентлар, әти-әниләр!
Белем көне – ул балачак һәм яшьлекнең дулкынландыргыч бәйрәме, дуслар, укытучылар, яңа белем, күнекмәләр белән очрашулар мизгеле. Бу көндә беренче сыйныф укучылары аеруча котлауларга лаек –алар өчен мәктәп беренче тапкыр ишекләрен ача. Ә унберенче сыйныфлар өчен бу туган мәктәптә ахыргы уку елы. Һәр көн белем үрләре яулау өлкәсендә укучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр өчен уңышлы булсын дип телим. Яңа уку елы котлы булсын!
Мөхтәрәм райондашлар! Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телим. Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Татарстаныбыз, туган җиребез хакына үзебезгә хас тырышлык белән җаваплылык тоеп эшлик. Республика көне, 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән сезне!
Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев