Редакциягә ярдәм сорап, Иске Чүпрәледән Марат Хөсәенов мөрәҗәгать итте
Агымдагы елның март аенда Маратның әти-әнисе йортында янгын чыга һәм аларны бернисез урамда калдыра.
Редакциягә ярдәм сорап, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Марат Хөсәенов мөрәҗәгать итте.
Агымдагы елның март аенда Маратның әти-әнисе йортында янгын чыга һәм аларны бернисез урамда калдыра. Әнисе Галия ханым белән әтисе Мирзат абый Хөсәеновлар Ульяновск өлкәсендә яшиләр. Еш кына кунакка Чүпрәлегә улы Марат гаиләсенә киләләр. Бәла-каза чыккан көнне дә Мирзат ага Чүпрәлегә таба юл тота, әмма ярты юлдан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.
Бүгенге көндә Мирзат абый Чүпрәледә улы Марат гаиләсендә, әниләре – Галия ханым кызларында яши. Шулай да өлкәннәр үз йортлары турында хыялланалар. Анысын да район үзәгеннән караганнар, хуҗалар белән дә сөйләшкәннәр. Әмма бүгенге көнгә җыелган суммалары әлеге йортны сатып алырга җитми.
Шуңа да Хөсәеновлар гаиләсе чүпрәлеләрдән ярдәм сорап, хәбәргә чыктылар. Мирзат абый да, улы да дини кешеләр, мәчеткә йөриләр, биш вакыт намазларын калдырмыйлар, мәчет эшләрендә дә ярдәм итәргә тырышалар, өмәләрдә катнашалар.
Хөсәеновлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр булса, телефон номеры: 89084854172. Әлеге номер Марат Хөсеновның Сбербанк счетына көйләнгән.
Халкыбызның бердәмлеге авырлык килгәндә сынала. Ярдәмләшеп яшик, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев