Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына "түгәрәк өстәл" форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгышы белән башланды.

"Без бүген сезне бик тә мөһим мәсьәлә буенча фикер алышырга җыйдык. Чакыруыбызны кабул итеп, вакытында җыелышып килүегез өчен зур рәхмәт. Сез бит Казаннан гына түгел, дөньяның төрле почмагыннан җыелдыгыз. Казанда сезне күрү дә - зур бәхет. Дөньяның төрле почмагына сибелгән татарларны бергә туплый алмыйбыз, әмма Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена җыелышып фикер алышу безгә бик кирәк.

Безнең бүгенге "түгәрәк өстәл"ебезнең темасы, нигездә, мөһаҗирлеккә багышлана. Сез инде мөһаҗирлек мәсьәләсен миңа караганда яхшырак беләсез, шактый нәсел-нәсәбегез мөһаҗирлеккә тоташкан. Мөгаен, татарның тарихы мең еллар белән мөһаҗирлеккә бәйләнгәндер. Әгәр безне тарихчылар Алтай якларыннан килеп чыккан, дип саныйлар һәм без - Казанда, сез чит илләрдә сибелеп яшисез икөн, без барыбыз да - мөһаҗирләр. Әмма ләкин кайда гына булсак та, кайда гына яшәсәк тә, татар - татар булып калган, шулай калырга тиеш тә. Безнең иң асыл сыйфатларыбыз да - үзебезнең телне гореф-гадәтләребезне, иманыбызны, кыйблабызны югалтмауда.

Монда сезне берәү дә куып китермәде, барыгыз да үз теләгегез белән килдегез. Минем бик тә акыллы бабаем бар иде. Ул Сабантуйга агылучы кешеләрне күреп: "Болар һәммәсе үз теләге белән бара, болар - халык. Куып китерсәләр, сарык булыр иде", - дигән иде ул. Без - халык, үз ниятебезгә, үз максатыбыз белән киләбез. Бүген дә йөрәк кушуы белән җыелдык", - диде комитет рәисе.

Чыгышын дәвам итеп: "Без монда нигә җыелдык соң? Татарстандагы татарлар турында әзме-күпме беләбез. Читтә сибелгән татарлар турында, үткәнне, киләчәкне белмәсәк, без татар халкы турында берни дә белмибез дигән сүз булыр иде. Халык турында мәгълүматы булмаса, чыннан да бу милләтнең киләчәге юк. Бер максат белән эшкә керештек. Ул да булса, Казанда мөһаҗирлек музее ачу. Анда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән татарларның күченү тарихын, кылган гамәлләрен, мәшһүр затларын, ирешкән уңышларын, документ, фотоларны туплаганнан соң, бу музейга кергән кеше Татарстанда яшәүче татарлар турында гына түгел, бөтен дөньяга сибелгән татар халкы турында мәгълүматлы булыр иде ,- диде Разил Вәлиев.

Чыганак:http://tatar-inform/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев