Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район ветераннары Өлкәннәр көненә концерт күрсәттеләр

28 сентябрь көнне Иске Шәйморза авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап районыбыз ветераннары-өлкәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чараны көчле тавышлы, сүзгә оста, үзенең бар гомерен балаларга музыка серләрен өйрәтүгә багышлаган, мәгариф ветераны Роза апа Хөснетдинова җанлы итеп алып барды.

Иске Шәйморза авыл мәдәнияте залында ул көнне алма төшәрлек тә урын юк, авылның яше-карты һәммәсе дә районыбыз өлкәннәренең концертын карарга җыелган иде.

Район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров чыгыш ясап, залда утыручы ветераннарны Өлкәннәр көне белән тәбрик итте, аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде.

Район ветераннарының концерты Иске Шәйморза авылының талантлы улы, мәдәният өлкәсендә киң танылган һәвәскәр җырчы Тәльгать Җәббаровның чыгышы белән башланып китте. Халык үзенең талантлы авылдашын көчле алкышларга күмеп, сәхнәдән тиз генә җибәрәсе дә килмәде.

Әйтергә кирәк, концертның сценариесе шундый оста, яшьләр өчен дә, урта һәм өлкән буын өчен дә кызыклы булырлык итеп төзелгән,һәр номер, һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас булды, тамашачыны җәлеп итәрлек иде. Концерт номерлары шигырьләр, җырлар, скетчлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар җырчы белән бергәләп моңландылар да, елмаеп-көлделәр дә, шаулатып алкышладылар, артистларыбызга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Районыбыз сандугачлары Әлфия Яхиева, Арифҗан Бакиров, Заһит Вилданов, Җәүдәт Камалов, Гөлсирә Хәлиуллова, Ринат Низамов, Гүзәл Фәхретдинова үзләренең моңлы җырларын шәйморзалыларга бүләк иттеләр. Заһит Вилданов һәм Дилүзә Аббазова башкаруындагы дуэт та, Зөлфия Юсупова, Гүзәл Фәхретдинова, Роберт Закиров, Арифҗан Бакиров башкаруындагы скетчлар да халык күңеленә хуш килде, тамашачылар аларга көчле алкышлар белән җавап бирделәр. Райондашыбыз, Татарстанның атказанган төзүчесе, җирле шагыйребез, Зәки Нури премиясе лауреаты Азат Вахитовның үзе иҗат иткән шигырьләрен укуын да шәйморзалылар бик яратып кабул иттеләр, Дилүзә Аббазова башкаруында яңгыраган шигырьләрне дә тамашачы бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде. Ә инде сәхнә түрендә күбәләктәй йөзгән биючеләребез Гөлшат Вәлиуллинага һәм Дилүзә Азизовага сокланмаган кеше калмады дисәм дә ялгышмамдыр.

Милли киемнәрдән, гармун телләрендә бармакларын йөгертеп, татар халык көйләрен уйнаган Руслан Шәрәфетдиновка, Илгиз Нәсыйбуллинга, Надир Багаутдиновка, Тәлгать Җәббаровка сокланмый мөмкин түгел иде.

1,5 сәгатькә сузылган концертта тамашачы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Концерт тәмамланганнан соң да әле шәйморзалылар урыннарыннан кузгалмыйча, көчле алкышлар белән ветеран-артистларны сәламләделәр, Иске Шәйморза авылы мәдәният йортына тагын шундый концертлар белән килүләрен көтеп калуларын әйттеләр. Тамашачылардан ул көнне бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде өлкән артистларыбызга.

29 сентябрь көнне исә район ветераннары көче белән әзерләнгән концерт Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында үтәчәк. Райондашларга мөрәҗәгать итеп, килми калмагыз, бик күңелле булачак диясем килә.

ФОТОРЕПОРТАЖ Концерт ко дню пожилых в селе Старое Шаймурзино

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев