Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район Советының дүртенче утырышы булды

Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелды.

Чүпрәле муниципаль районы Советының дүртенче утырышы узды. Анда район Советы, башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, район палаталары рәисләре катнашты. Шулай ук район прокуроры, район суды, район эчке эшләр бүлеге башлыгы да чакырылган иде. 38 депутатның 34е килгән. Утырышны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Марат Гафаров алып барды.

Депутатлар “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”; “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында”; «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2019 елның 17 декабрендәге 40/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында”; “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2021 елга эш планын раслау турында”гы мәсьәләләрне карады һәм тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев