Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Район оешу көнендә Чүпрәледә бал ярминкәсе узачак, яңа чаңгы базасы ачылачак

Район халкын һәм кунакларын бу көнне концерт программалары, күңел ачу һәм башка бик күп нәрсәләр көтә.

Район оешу көненә Чүпрәледә  бәйрәм программасы  планлаштырылган. Эшлекле планеркада булачак вакыйгалар турында тулырак мәгълүматны район башлыгы Марат Гафаров җиткерде.

Бәйрәмнең иң якты мизгелләренең берсе-бал ярминкәсе булачак. Анда Татарстан Республикасы, Чувашия, Марий-Эл, Ульяновск өлкәсе, Мордовия, Пенза өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе һәм Киров өлкәсенннән умартачылар  катнашачак. Шулай ук Чүпрәле районыннан барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Гаризалар 89274003402, 89274223523 телефоны буенча кабул ителә.

Шулай ук төзекләндерү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм конкурс материаллары Конкурс комиссиясенә түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Центральная урамы, 13 йорт (107 һәм 204 нче кабинет).

Реклама

Җиңүчеләргә бәйрәмдә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Моннан тыш, бу көнне Сабантуй территориясендә яңа модульле чаңгы базасы ачылачак.

Район халкын һәм кунакларын бу көнне концерт программалары, күңел ачу һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Тулырак программа афишасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев