Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район газетасына язылыйк һәм рәхәтләнеп укыйк!

2 декабрьдән район гәзитенә арзанрак хакка язылу декадасы башлана. «Туган як» гәзитенә ун көнлектә 626 сум 52 тиенгә языла аласыз. Басмага язылу 84 сум 48 тиенгә арзанракка төшәчәк.

Резидә Җамалтдинова, «Туган як», «Таван ен» газетасының баш редакторы

Язылырга мөмкинлек юк дип әйтмик, дуслар, әмәлен табыйк. Гаилә чыгымнарының беркүпме өлешен гәзитебез өчен җәлләмәссез дигән ышанычта калабыз.

Кызганычка каршы, илдәге кризис барлык өлкәләргә дә кагылды, кәгазь, типография чыгымнарына бәяләр арткан вакытта гәзитне атнага бер тапкыр нәшер итүе дә җиңелләрдән түгел. Матбугат басмасына да бәяләрнең һаман саен артып торуы да шуңа бәйле. Әмма, ни генә булмасын, район хәбәрләрен белмичә яшәп булмый. Ә “Туган як” ул үз битләрендә күрше-күлән хәбәрен дә, район үзәге, авылларда булган вакыйгаларны, “Сәламәтлек”, “Бакча эшләре” сәхифәләрендә файдалы киңәшләрен, “Гаилә”, “Ничек яшисең, авыл?”да гыйбрәтле язмышлар турындагы язмаларны алып килә. “Кем туган, кем үлгәнне дә шуннан укып беләбез” диючеләр дә бар гәзиткә язылучылар арасында. Атнага бер тапкыр, 8 битле булып, чыга башлау безгә “Әдәбият һәм сәнгать”, “Дин һәм хәят” сәхифәләрен дә даими бастырырга мөмкинлек бирде. Беренчесендә  якташларыбыз иҗаты, төрле шигырьләр, хикәяләргә урын бирелсә, “Дин һәм хәят” үз эченә имамнарыбызның үтемле вәгазьләрен, дини йолаларны башкарганда ниләргә таянырга кирәклеген, намаз вакытларын үз эченә ала.

Хәзер инде “Туган як”та ни бар соң укырга?” дип әйтү чынбарлыкка бөтенләй туры килми. Гадәти вакытта 711 сумга язылган гәзитең синең кулыңа район, республика яңалыклары белән бергә – 20 битле булып килеп керә. Бер уйласаң, 711 сумга (ташламалы  язылу чорында 626.52 сумга) ике гәзит аласың.  Әйе, безнең интернет-сайтыбыз да бар. Барлык төр яңалыкларны без шунда да куеп барабыз. Әмма сайт белән гәзитнең эчтәлеге бер-берсеннән күпкә аерыла, шуны да онытмасагыз иде.

Бер сүз белән әйткәндә, район матбугатының, туган телебездә чыккан гәзитнең язмышы синнән тора, кадерле укучыбыз. Милләт язмышы өчен борчыласың икән, “Туган як”ны алдырып укуың да туган телеңне хөрмәт итүеңне, милләтеңне яратуыңны исбатлау булыр. Әгәр язылгансың икән, афәрин! Хәзер инде күрше-күләнне, авылдашларыңны, дус-ишләреңне, туганнарыңны үгетлә! Шулай бергәләп эшләгәндә генә без район басмасын озын гомерле итә алачакбыз.

Үтеп бара торган әлеге елның икенче яртысында “Туган як”ны  - 1229, “Таван ен”не 1271 кеше алдырып укый. 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен “Туган як”ка әлегә – 837, “Таван ен”гә 953 кеше язылган. Менә шушы калган 710 дустыбызга һәм район матбугатын әлегә алдырып карамаганнарга мөрәҗәгать итәбез – БЕРГӘ БУЛЫЙК, Язылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев