Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы тыл ветераны Исхак Сәлаховны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Бүген район башлыгы Марат Гафаров Зур Чынлы авылында яшәүче тл ветераны Исхак абый Сәлаховны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады. Россия Президентыннан  котлау хаты һәм бүләк тапшырды.

 

Исәнлек, хәерле озын гомерләр теләде. Сугыш елларында куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләр белдерде. Киләчәктә 95, 100 еллык юбилейларда очрашырга Ходай Тәгалә насыйп булсын дип сүз куешты.

Исхак абый Сәлахов  сугыш китергән афәтләрне үз йөрәгеннән кичергән шәхес. Әтисен сугышка озатып, 11 яшеннән нәни сеңлесе белән ике энесенә, әнисенә  терәк булып, ул да тормыш арбасына җигелә. Сугыш эченнән әтиләреннән килгән хатлар аларга яшәргә көч бирә.

Әтиләре Исмәгыйль сугыш кырларында биш еллап йөри. Соңгы хаты 1945 елда килә. Апрель  урталарында язган хатында ул Польшадан  “Тиздән Җиңү белән кайтачакбыз”, дип  хәбәр бирә.  Ни кызганыч, шундагы бәрелешләрдә ул вафат була. Ә Җиңү таңына нибары санаулы көннәр кала.

Исхак абый гаиләдә булдыклылыгы, уңганлыгы белән аерылып тора. Шуңа да сугыш елларында аны “Син булдырасың, дип” колхозның бар эшенә тарталар. 13 яшеннән ул бригадир ярдәмчесе, атлар караучы хезмәте башкара.

 Хезмәт белән мәшгуль булып, белем ала алмый кала Исхак абый. Гомере буе да шуңа үкенеп яши.

Авыр елларны көч-хәл белән үткәреп, армия хезмәтендә булып кайта ул, аннан колхозга эшкә урнаша.

-3 класс белемем белән армиядә шофер курслары бетердем, кулыма кәгазь алып кайттым шуннан, -ди Исхак абый.

Армиядән кайткач, авылның уңган кызы Рәйсә белән гаилә корып, биш бала: дүрт ул һәм бер кыз үстерәләр.

“Үзем укый алмадым”,  дип Исхак абый барлык балалары югары белем алсын өчен тырыша. Бүген исә алар әтиләрен намус белән хезмәт итеп, уңышлары белән сөендерәләр, инде оныклары да буй җитеп, тормышта үз юлларын тапканнар.

Исхак абый авылда 15 еллап ветераннар советын җитәкли, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яши.

Бүген дә аның янына ярдәм, киңәш сорап киләләр. “Безнең Исхак абый, авылыбызның елъязмасы ул, барысын да белә”, -диләр. Чыннан да аның утырсаң, вактның узганын да сизми каласың. Ул авыл тарихын да. кешеләрнең исемнәрен дә хәтерли.

Исхак абый бүген үзе генә яши. Рәйсә апаның вафатына 8 еллап вакыт узган. Атна саен диярлек Ульяновск шәһәреннән кызы Венера кайта, уллары да еш кына төп нигездә кунак булалар.

Очрашу вакытында коронавирус чорындагы барлык саклык чаралары да үтәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев