Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Район башлыгы Марат Гафаров «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына хәйрия подпискасы рәсмиләштерде

Район башлыгы Марат Гафаров өч данә  «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына хәйрия подпискасы рәсмиләштерде.

 2019 елның 1 январь аеннан  башлап. Марат Ринат улыннан бүләк буларак,  Чүпрәле районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына, күп балалы гаиләгә  һәм ялгыз яшәүче әбигә  яраткан район газетасы килә башлаячак.

 Безнең һәрберебез балачактан ук  өлкәннәргә  хөрмәтнең мөһимлеге турында белә. 1 октябрь һәм аннан соңгы ункөнлек, өлкәннәргә  игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, аларга шатлык һәм җылылык бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлек.  Һичшиксез, басма матбугатсыз яши алмаган  өлкән кешеләрне  яраткан газетасына яздыру  - бәйрәмгә менә дигән бүләк.  "Туган як" һәм "Таван ен" газеталарына  почтамт бүлегендә, шулай ук «Туган як»газетасы редакциясендә дә рәсмиләштерергә була. Барлык җитәкчеләрне  һәм район халкын хәйрия акциясендә  катнашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев