Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы Марат Гафаров Раштуа бәйрәме белән котлады

Илаһи литургияне Изге Сергий Радонежский храмы настоятеле Павел Пурлов үткәрде.

  2021 елның 6-7 гыйнвар төнендә Раштуа бәйрәме уңаеннан Чүпрәле районының гыйбадәтханәләрендә бәйрәм чаралары узды. Гыйбадәтханәләр дә бу көнне тере чәчәкләр һәм чыршы ботаклары белән бизәлгән иде. 

   Бәйрәм чаралары Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп узды.  Моннан тыш, барлык гыйбадәтханәләрдә полиция һәм гадәттән тыш хәлләр  хезмәткәрләре кизү торды.
   Сергей Радонежский храмындагы бәйрәм чарасында  Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров катнашты. Ул православие динен тотучыларны Бөек бәйрәм — Раштуа бәйрәме белән котлады, тынычлык һәм иминлек теләде.

-Сезне чын күңелдән  Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Раштуаны бәйрәм итеп, без христианнарның бай традицияләрен билгеләп кенә калмыйбыз, үз тарихыбызга, рухи тамырларыбызга, мәңгелек кешелек кыйммәтләренә дә мөрәҗәгать итәбез.   

Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Адәм баласын ул игелек-изгелеккә, күңел сафлыгына өнди.

Реклама

Чүпрәлеләр, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, тормышыбыздагы югары-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйный, җирдә тынычлык, татулык хакына тугры хезмәт итү, дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Алга таба да христиан динен тотучы райондашларыбыз күпмилләтле халыкның бай мирасын үстерүгә, милләтара, динара элемтәләрне, дуслык-татулыкны ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам. Яңа ел һәркайсыбыз өчен файдалы һәм игелекле эшләргә бай ел булыр.

Раштуа һәр гаиләгә бәхет-шатлык, үзара аңлашу алып килсен. Сезгә рухи күтәренкелек, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим, -диде ул.

  Илаһи литургияне Изге Сергий Радонежский храмы настоятеле Павел Пурлов үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев