Реклама
Көн вакыйгасы
Район башлыгы Марат Гафаров Кудрявцева Елизавета Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Елизавета Ивановна сугыш елларында колхозда эшли, аннан соң гомере буе санитарка булып эшли.
Район башлыгы Марат Гафаров Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Кудрявцева Елизавета Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. РФ Президенты котлавын һәм шәхсән үз исеменнән котлау открыткасын һәм чәчәкләр тапшырды.
Чәй өстәле артында Марат Ринатович тыл ветеранының ихтыяҗлары белән кызыксынды, Бөек Ватан сугышыннан соң илне торгызуда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Елизавета Ивановна Чуваш Чүпрәлесе авылында туа, сугыш елларында колхозда эшли, аннан соң гомере буе санитарка булып эшли.
Кызганычка каршы, шәхси тормышы булмый аның, балалары да юк. Әмма шуңа да карамастан, тормышта позитив караш белән яши, күп эшли, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша.
Хәзергесе вакытта юбиляр берттуганының улы Леонид һәм аның тормыш иптәше Зинаида тәрбиясендә яши. Алар гаиләсенә аның килгәненә 20 елдан артык вакыт узган.
Леонид һәм Зинаида әйтүенчә дә, алар гомере буе бергә яшәгән сыман, әниләре кебек. Елизавета Ивановна да аларга картлык гомерендә җылылык һәм тәрбия биргәннәре өчен олы рәхмәтле. Юбиляр кунакларга да бик шат иде, һәркайсына үзенекедәй озын гомер һәм сәламәт тормышта яшәүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев