Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы Марат Гафаров Чүпрәле өлкәнен 95 яшьлек юбилее белән котлады

Районыбызда яшәүче иң өлкән һәм хөрмәтле хатын - кызларның берсе Лидия Ивановна Степанова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлекләре башлыклары Александр Ярухин һәм Марина Денисова килгән иде. Эш шунда ки, Лидия Ивановна ике ел инде Уби авылында кызы янында яши, ә моңа кадәр ул Түбән Урманасты Шигалидә улында гомер кичергән иде.

Лидия Ивановнага өлкән буын кешесе буларак, тормыш авырлыкларын күп татырга туры килә. Әмма нинди генә сынаулар аның өлешенә төшмәсен, сынмый-сыгылмый яшәвен дәвам итә.

Ул бик иртә бик иртә әтисез кала. Кулаклар дип, ул елларда әтиләре тоткан кибетне, сыер, атларны,  сарыкны алып китәләр.

- Бүгенгедәй хәтеремдә, миңа 5 яшь иде, әтине беренче тапкыр төнлә алырга килделәр, аңа хәтта чалбарын да кияргә ирек бирмәделәр, әни шушы чалбарны тотып, артыннан йөгерде. Өч елдан соң әтине чыгардылар. Әмма әлеге шатлыгыбыз озак булмады, 1937 елда аны яңадан кулга алалар. Ул чакта без аны күрми дә калдык. Ульяновск  юлында такта сатарга киткән  җиреннән алып китәләр. Ә ике айдан соң аны атып үтерүләре турында телеграмма килә. Соңгы тапкыр без әтине бөтен гаиләбез белән төрмәгә күрергә барган идек. Стенадагы кечкенә тишек аша караганым исемдә, бу соңгы очрашу иде.  Әни ул чакта йөкле иде, кайтканда юлда ул малай тапты, әмма 8 яшендә шушы бала  һәм тагын ике туганыбыз өч атна эчендә авырулардан үлделәр. Безне исә 1939 елда халык дошманы гаиләсе буларак Себергә сөрделәр, - дип искә ала Лидия Ивановна.

Аннан илдә сугыш башлана, алар гаиләсе Ленинград өлкәсенә эләгә. Тимер юл төзү эшендә катнашалар. Беркүпмедән Себергә сөрелгән гаиләләрне өйләренә кайтарып җибәрләр. Шуннан ул авылдагы бертөркем кызлар белән Казанда ФЗУ да укый, төрле һөнәрләр үзләштерә. Аннан 1944 елда 2 төркем сугыш инвалиды булып кайткан Николайга тормышка чыга.

Степановлар гаиләсендә алты бала дөньяга килә,өч баласын җирли ул. Тормыш иптәше дә бик иртә, 54 яшендә вафат була. Лидия Ивановна бүгенгесеннән канәгать, исәнлеге мактанырлык булмаса да, акылы аек, күңеле көр аның.

Юбиляр адресына күп кенә җылы сүзләр әйтелде. Кунаклар  сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.  Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты, шулай ук бүләк тапшырдылар, 100 яшькәчә яшәвен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев