Равил Кузюров: «Чүпрәледә урманнар алтын бәясенә тиң»
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Чүпрәледә булды.
Район хакимиятендә ведомство башлыгы «Буа урманчылыгы» һәм «Буа урман хуҗалыгы» учреждениесенең 2025 ел эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрде. Очрашуда район башлыгы Марат Гафаров, ведомство вәкилләре катнашты.
«Буа урманчылыгы» җитәкчесе Илнар Гатауллин бу уңайдан тәфсилле хисап чыгышы ясады.
Җитәкче-урманчы билгеләп үткәнчә, Буа урман хуҗалыгының мәйданы 18,5 мең га тәшкил итә, шул ук вакытта Чүпрәле урманчылыгына шуның 3043 га туры килә.
–Чүпрәле республикада урманнары иң аз булган районнардан санала. Узган ел биредә урман янгыннары күзәтелмәгән, административ хокук бозулар буенча 4 беркетмә төзелгән,-диде Илнар Гатауллин.
Министр Равил Кузюров белгечләргә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
«Алдагы чорга төп бурычларның берсе – урманнарда янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлек, - диде Равил Кузюров. – Кар капламы эреп беткән көннән урман янәшәсендәге кишәрлекләрне коры үләннән чистарту яки урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аеру кирәклеге турында халык арасында аңлату эшен дәвам итәргә кирәк. Чүпрәле районында урман территориясе бик аз күләмдә, шуңа да ул алтын бәясенә тиң булырга һәм урманнарга карата аеруча сакчыл карар булырга тиеш”.
Район башлыгы Марат Гафаров, үз чиратында, урман массивларын киңәйтү планнары белән уртаклашты.
"Моның өчен райондагы буш, елга-ерынтылы, чокырлы территорияләрне кулланырга ниятлибез. Бу юнәлештә эш алып барыла инде", - дип белдерде ул.
Катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, урман торгызу эшләрен башкару һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев