Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Рамазан–изгелек, сабырлык ае

18нче февральдә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә.

Мөселманнарның Рамазан аенда ураза тотуы – иң яраткан, көндәлек гадәтеннән аерылып, ашамый, эчмичә генә тору түгел, ә шул изге Коръән иңгән айда гөнаһлы эшләрдән дә тыелырга, күңелне пакландырырга, һәм күбрәк яхшылыклар эшләргә дәртне арттыра.

Рамазан аенда җан куәт ала. Ураза тоту кешеләрне бер-берсенә якынайта, бердәмлек арта. Мөселманнар бергәләшеп мәчетләргә, таравих намазларына баралар.

Бу мөбәрәк айның бер изге кичәсе бар, Кадер кичә дип атыйлар. Дөньядагы бар мөселманнар бу кичәдә, күбрәк нәфел намазлары укыйлар, мәчетләргә баралар, садакалар бирергә тырышалар. Аллаһка дога кылып уздыралар.

Ифтар мәҗлесләрендә Аллаһның кушканнарын халыкка җиткереп вәгазьләр сөйләнә, ураза тоту хакында аңлатыла, аннан соң, Аллаһның рәхмәтенә күчкән мәрхүмнәрне искә алып, Коръән аятләре укыла.

Рамазан ае – изгелек ае, дөрестән дә, күп изгелек кылына бу айда. Бу айның тагы да бер матурлыкларыннан – фитра садака бирү. Мескеннәрнең, хәлсезләрнең, ятимнәрнең, загыйфьләрнең хәлләренә керешү ул.

Рамазан ае – сабырлык ае. Ураза тота торган кеше Аллаһның ризалыгын, гөнаһлардан паклануын өмет итә. Шуңа күрә ул кешене дә, хайванны да рәнҗетмәс, начар сүзгә начар җавап кайтармас.

Рамазан ае – гөнаһларны туктатырга адым атлау вакыты. Пәйгамбәребезнең бер хадисендә: “Әгәр дә кеше ялган сүзеннән вә шундый эшләрдән тыелмаса, аның ашамый, эчми ач торуы Аллаһка кирәкми», – диелгән.

Рамазан аенда һәр акыллы, балигъ булган, сау-сәләмәт мөселман кешегә ураза тоту – фарыз. Фарыз ул – Аллаһның кушканын үтәү, һәм Аның каршысында иң сөекле булган вә зур сәвапка ирештерә торган эш.

Дәвам итеп

Рамазан уразасы 2026нчы елның 19нчы февралендә (пәнҗешәмбе) тотыла башлый.

Беренче тәравих намазы 2026нчы елның 18нче февралендә ястү намазыннан соң укыла.

Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә.

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 19нчы мартта.

Ураза бәйрәме быел 2026нчы елның 20нче мартына (җомга) туры килә. Татарстан шәһәрләре өчен: сәг. 6.30-да – Коръән уку, сәг. 7.00-дә – вәгазь, сәг. 7:30-да – гает намазы. Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать вакыт узгач уку тәкъдим ителә.

Сәдака күләме билгеле

Татарстан Диния Нәзарәте 2026нчы елда Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде.

Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча).

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча).

Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.

Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев