Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Районда Габдулла Рәхимкулов ың тууына 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Габдулла Рәхимкулов –халык җырчысы

Габдулла Рахимкулов–халык җырчысы

Районда җырчының тууына 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Халкыбызның яраткан, сөекле җырчысы Габдулла Рахимкулов үзенең искиткеч моңлы аһәңле тавышы белән кырык елдан артык милләтенә чын күңелдән эчкерсез хезмәт иткән, риясыз тамашачасын хөрмәтләүче, югары культуралы затлы шәхес.

«Синең урының профессиональ эстрадада»

Танылган җырчы 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Кечкенәдән җырларга ярата. Мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнаша.

Ул 1943 елда сугышка алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамбленә билгеләнә.

1950 елда ул Магнитогорск шәһәрендә училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Ләкин җырга, сәхнәгә булган мәхәббәт аны Магнитогорскида эшләп килүче татар драма түгәрәгенә китерә, концертлар оештыруны башлап йөри.

«Шунда рәхәтләнеп җырладым, бәхетемә ирештем кебек тоелды, - дип искә ала Габдулла Рахимкулов. – Аннары минем җырчы булып китүемә сөекле җырчыбыз Рәшит Ваһаповның да өлеше зур. Аның бригадасы берничә мәртәбә Магнитогорскига концертлар белән килде. Шунда ул миңа: «Синең урының – профессиональ эстрадада!» – диде. Казанга кайтырга чакырды...»

1954 елда Казанга кайткач, Габдулла Рахимкулов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист буларак үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Бераздан ул эстрада бүлегенә күчеп, үзенең концерт төркемен оештыра.

1961 елда ул Казахстанда эшләргә чакыру ала, анда бер ел эшләгәч, аны яңадан филармониягә чакырып алалар. Җырчы үз иҗатына бик таләпчән карый, яңа җырлар өйрәнә, онытыла башлаган татар халык көйләрен репертуарына кертә. Ул татар халык җырларын, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов, Фасил Әхмәтов, Хөснул Вәлиуллин һәм башка композиторлар иҗат иткән җырларны оста башкара. Аның репертуарында аеруча Сара Садыйкова әсәрләре киң урын ала. Композитор аларның кайберләрен нәкь аңа махсус иҗат итә: «Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз торналар», «Керфегеңә тамармын мин», «Дим-дим» – шундыйлардан.

Профессиональ җырчы буларак, беренче сынауны Габдулла Рахимкулов Татарстан тамашачылары алдында үтә, аның җитәкчелегендәге концерт бригадасы республикабыз авылларында, шәһәрләрендә бик күп концертлар бирә. Халык соравы буенча, хәтта бер авылда гына да икешәр концерт куярга туры килә аңа.

Габдулла Рахимкуловның тавышы республикабыздан тыш, илебезнең төрле сәхнәләрендә яңгырый. Илнең кайсы почмагында гына булмасын – Урта Азиядәме, Себер киңлекләре, Урал таулары артында урнашкан шәһәр, авыллардамы, татар һәм төрки халыклар яшәгән барлык җирләрдә дә аны үз итеп, шатланып каршы алалар.1979 елда лаеклы ялга чыкса да, ул әле тагын унбиш ел буе үзенең концерт төркеме белән республика буйлап чыгышлар ясый.

Иске Шәйморзада–туган авылында

Бер гасырлык юбилей уңаеннан мәдәни чара җырчының туган авылы–Иске Шәйморзада узды. Чара  авыл мәдәният йортында урнаштырылган мемориал тактага чәчәкләр салу белән башланды. Чәчәкләрне район башлыгы Марат Гафаров һәм якташыбызның улы Рәүф Рахимкулов куйдылар.

Исегезгә төшерәбез, әлеге истәлек тактасы 2011 елда җырчының 85 еллыгы уңаеннан урнаштырылган иде һәм шушы елда аның исеме мәдәният йортына да бирелде.

Чара кунаклары өчен фойеда «Җир һәм кешеләр” музее тарафыннан уникаль күргәзмә оештырылган идее. Биредә пластинкалар, магнитофон язмалары, афишалар, портретлар, газеталардан өзекләр һәм артистның шәхси әйберләрен күрергә мөмкин булды.

Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан театральләштерелгән тамаша белән башланды.  Сәхнәдән җырчы турында җылы истәлекләр яңгырады.

Район башлыгы Марат Гафаров чараны ачып,  Габдулла Рахимкуловның иҗатын пропагандалауга һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Рәхмәт Хатлары тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуровка, шулай ук КФХ башлыгы Альберт Мөхәммәтшинга һәм Иске Шәйморза авылында туып-үскән Иршат Минкинга бәйрәмгә иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерде.

Кичә Ульяновск шәһәренең «Урама» фольклор ансамбле, шулай ук җирле «Сөмбелә» фольклор коллективы, райондагы балалар иҗат коллективлары, үзешчән артистлар чыгышлары белән дәвам итте. Аларның һәркайсы Габдулла Рахимкулов башкарган җырларны күңелләрдә кабат яңарттылар.

Әлбәттә, чарада Габдулла Рәхимкуловның үзенең тавышын да ишетергә мөмкин булды. Аның фонд язмалары авыл мәдәният йорты сәхнәсе экранында күрсәтелде. Бүгенге көндә радио фондында Габдулла Рәхимкуловның сиксәнгә якын язмасы саклана. Аларның күбесе күренекле баянчылар: Мохтар Әхмәдиев, Абдулла Халитов, Рокыя Ибраһимова, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин, Марс Макаров, Рамил Курамшин, Сафъян Ибраһимов белән язылган.

Кичәнең кульминациясе булып, җырчының улының чыгышы торды. Рәүф Рахимкулов сәхнәдән зур дулкынлану хисләре белән әтисе турында сөйләде.

Рәүф Рахимкулов әтисе репертуарыннан “Зимагур” дигән җырны да башкарды. Бу җыр туган җиреннән еракларга китеп эшләүчеләргә багышланган һәм аның сүзләре  җырчының кабер ташына да уеп язылган.

40 ел дәвамында оештырылган гастрольләр, йөзләрчә узылган километрлар юллар–болар барысы да Габдулла Рахимкуловны Татарстанның халык артисты исеменә алып килгән олы хезмәт.

Габдулла Рәхимкулов–татар сәхнәсенең чын мәгънәсендә легендасы. Ул үзешчән сәнгатьтә катнашучыдан танылган җырчы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, бөтен гомерен сәнгатькә, мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлый. Аның моңы, иҗаты илебездә  һәм аннан читтә яшәүче меңләгән тамашачының йөрәгендә бүген дә яши.

Кичә Габдулла Рахимкулов репертуарыннан «Балкый Шайморза утлары» җыры белән тәмамланды. Әлеге җыр әле күп еллар Иске Шәйморза, Чүпрәле районы өчен Габдулла Рахимкулов әһаңе булып торачак.

Фикерләр

Марат Гафаров, Чүпрәле районы башлыгы:

–Габдулла Рахимкулов үз гомерендә илебезнең бик күп авылларында, район үзәкләрендә, зур шәһәрләрендә чыгышлар ясап, милли моңнарыбызны татар яши торган барлык төбәкләргә дә китереп җиткергән җырчы. Һәм һәркайда халык аны үз җырчысы итеп кабул итте.Безнең бурыч–шушы ядкарьне саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү.

40 елдан артык гомерләрен авыл һәм район мәдәниятенә багышлаган Фәридә һәм Тәлгать Җәббаровлар:

 – Габдулла Рахимкуловның чын татар халык  җырчысы. Халык өчен җырлады, халык өчен яшәде. Транспортсыз, юлсыз заманнарда, җәяүләп авыллардан-авылга йөреп, тулы заллар җыйган җырчыларның берсе ул. Халык та аның җырын тыңларга дип әллә кайлардан кадәр килгән. Ул бер кайчан да буш залларга җырламаган.

Рәмис Сафин, Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе:

–Әнием дә бик ярата иде аның җырлавын. Тавышы ишетелсә: “Улым, радионы катырак җибәр әле, Рәхимкулов җырлый! – дия иде. Балачакта озын сузып җырланган көйләрне аңламаганмын, хәзер исә чыннан да, Габдулла абыйдан Аллаһ тавышны, моңны кызганмаганлыгын аңлыйм. Ул чын талант иясе.

Рәүф Рахимкулов, җырчының улы:

–Минем өчен әти–ул җырчы гына түгел, ул нык характерлы шәхес тә. Сугышны узган, шахтада хезмәт куйган, бер гасыр дәвамында халыкның мәхәббәтен дә саклап кала алган.

Юлия Хөсәенова, Иске Шәйморза авылы китапханәчесе:

–Бик матур чара оештырылды. Әлеге чараны оештыруда зур көч куйган һәммә кешегшә, аеруча мәдәният хезмәткәрләренә  бик рәхмәтлебез. Сәхнәдән яңгыраган якты истәлекләр, матур теләкләр, Габдулла ага рухына, дога булып ирешсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев