Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Права» алуда үзгәрешләр

1 апрельдән «права» алу өчен имтиханнар тапшыру кагыйдәләре үзгәрә.

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов аңлатма бирде.

— 1 апрельдән соң Россиядә машина йөртү таныклыгы алу бераз кыенрак булачак. Имтиханны яңадан тапшыру өчен бирелгән вакыт озайтыла, шулай ук, кирәкле документлар исемлеге киңәйтелә, чит ил «правасы» ияләренә ким дигәндә теорияне тапшырырга туры киләчәк,-ди Анатолий Михайлов.

— Имтиханны өч тапкыр биреп карау мөмкинлеге бирелә.

Булачак машина йөртүчегә ялгышырга рөхсәт ителәчәк. Элек машина йөртүне тикшергәндә 5 штраф баллы җыярга мөмкин булса, хәзер ул — 7. Практик имтиханны да өч тапкыр биреп карарга рөхсәт ителә.

Аларның барысы да уңышсыз чыкса, 6-9 ай арасында яңадан имтиханга керү карала. Элек бер айдан соң кабат имтихан биреп була иде.

Элек машина йөртү таныклыгы алу өчен гариза; паспорт; автомәктәпне тәмамлау турында белешмә; медицина тикшерүе узу турында 003 — В/у формасы белешмәсе; дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция таләп ителә иде. Хәзер исә бу документлар исемлегенә СНИЛС һәм паспортның, әгәр ул башка дәүләт тарафыннан бирелгән булса, нотариаль тәрҗемәсе дә өстәлә.

Мотоцикл йөртергә теләүчеләр өчен дә сынауларда үзгәрешләр бар.

Элек мотоцикл йөртүгә таныклык алу өчен кандидатларга «мотоциклны двигательне эшләтмичә артка хәрәкәт иттерү һәм аны парковкалау» йөкләмәсен тапшырырга кирәк иде. Ул гамәлдән чыгарыла һәм яңа, «юл тактасы» дип исемләнгән бирем кертелә.

Бу сынауда мотоциклчылар махсус әзерләнгән юл буенча, аяклары белән җиргә кагылмыйча һәм тәгәрмәчләре белән контроль сызыктан чыкмыйча, сак кына үтәргә тиеш булалар. Сикәлтәле юлны уңышлы узганнан соң, «Тукта» билгесе янында тукталырга һәм мотоциклны нейтраль позициягә күчерергә кирәк. 

Исерек килеш машина идарә иткән өчен яки медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен административ җәзага тартылган автомобильчеләр имтиханны җәза срогы тәмамланганнан соң бер ел үткәннән соң гына тапшыра алачак.

Аннан соң тагын машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәргә; машина йөртү таныклыгы алынганнан соң аны кире кайтару шартларын үтәмәгән кешеләргә; хәрби комиссариатлар, повестка буенча килмәү сәбәпле, чаралар күрелгән кешеләргә; автомобиль белән идарә итү белән турыдан-туры бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә имтиханга керү рөхсәт ителмәячәк.

Яңа кагыйдәләр нигезендә мопедлар, скутерлар, җиңел квадроцикллар, мотоцикллар һәм җиңел автомобильләр белән идарә итүче шоферлар мәҗбүри теоретик имтихан тапшырырга тиеш булачак. Йөк машиналары һәм автобуслар шоферларына (С, Д, СЕ, ДЕ категорияләре) юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен практикада да расларга туры киләчәк. Моннан тыш, автобус белән идарә итүгә рөхсәт алу өчен ким дигәндә йөк машинасы яки җиңел машина йөртү буенча бер ел стаж кирәк булачак.

Бу таләпләр РФ һәм Белоруссия гражданнарына кагылмый. Алар Россия таныклыкларын имтиханнарсыз алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев