Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Пенсия автомат рәвештә билгеләнә

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонд бүлеге 2026 ел башыннан картлык буенча 5477 пенсияне автомат рәвештә билгеләде

Карар  иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициенты һәм башка белешмәләр чагылыш тапкан  шәхси исәп мәгълүматларына нигезләнеп кабул ителә. Республикада яшәүчеләргә шәхсән гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм белешмәләр җыярга кирәкми – бары "Дәүләт хезмәте" порталындагы  мәгълүматларны карап бару да  җитә.

Пенсия яше җиткәнчегә кадәр бер ай алдан булачак пенсионер "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинетына хәбәр ала. Андагы мәгълүматларны тикшергәннән соң, пенсияне автомат форматта  билгеләүгә ризалыкны расларга кирәк. Пенсия өч сәгать эчендә билгеләнәчәк, ә бу хакта хәбәрнамә шул ук шәхси кабинетка керәчәк. Пенсия акчасын китерү ысулын (банк яки почта бүлеге аша) пенсионер мөстәкыйль сайлый.

Пенсияне автомат форматта  билгеләү 2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу өчен стандарт шартлар үтәлгәндә мөмкин булачак: моның өчен хатын-кызлар – 59 яшькә, ир-атлар – 64 яшькә җитәргә, кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 елдан да ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев