Өлкәннәр өчен Чүпрәледә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылды
Район халкына, гадәттәгечә, җиләк-җимеш һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сайлау мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Бүген, 2 октябрьдә, Чүпрәле районында Өлкәннәр көненә багышланган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Ярминкә үзәк базарда узды.
Район халкына, гадәттәгечә, җиләк-җимеш һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сайлау мөмкинлеге тәкъдим ителде. Иртәнге 5тән башлап базар Чүпрәле районыннан гына түгел, Чувашия, Ульяновск өлкәсеннән килгән машиналар белән дә тулган иде.
Сатучылар яшелчә: кәбестә, суган, сарымсак, кишер, җиләк-җимеш, үсентеләр, шикәр комы, он, көнбагыш мае һ.б. алып килделәр. Сатуда шулай ук утын, печән һәм салам, бөртекле культуралар: арпа, бодай, борчак, солы, шулай ук мал-туар да бар иде.
Ачык һавада бәйрәм рухы биреп, музыка яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар авыл халкының яраткан иҗади номерларын башкардылар.
Ярминкәдә катнашучылар шулай ук тармак технологияләре техникумы пешекчеләре әзерләгән кайнар чәй һәм тәмле боткадан авыз итте.
Ярминкә барышы белән район башлыгы Марат Гафаров та танышты. Ул сатучылар һәм авыл кешеләре белән аралашты, аларның ихтыяҗлары турында сорашты.
«Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр, шулай ук волонтерлар өлкәннәргә кирәкле ярминкә продукциясен сатып алуда һәм өйләренә илтеп җиткерүдә ярдәм иттеләр.
Өлкәннәр бик канәгать калдылар һәм кайгыртучанлык,игътибар өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Антонина Карсакова, Яңа Элмәле авылы:
- Һәр елны ярминкәне көтәбез. Быел да арпа һәм бодай сатып алырга чыктым, чөнки тавыклар асрыйм, үрдәкләр үстерәм. Барысы да яхшы оештырылган, капчыклар тутырп куйган, булышалар, өйгә китерәләр, бушаталар. Өлкәннәргә бу бик зур ярдәм, оештыручыларга рәхмәт.
Гөлсинә Фәизова, Иске Чүпрәле:
- Хуҗалыкта тавыклар, үрдәкләр, казлар бар.Хәзер әлләни күп кирәкмәсә дә, авыл кешесенең җаны тынгысыз бит инде, эшсез утыра алмыйбыз. Менә алар өчен азык сатып алырга чыктым. Шикәр комы да сатып алдым. Агымдагы һава торышын исәпләгәндә, бәяләр кулай. Уңыш бик мулдан булмаса да барсы да бар. Ходай һәркемгә сәламәтлек бирсен. Оештыручыларга рәхмәт, бу бик зур хезмәт.
Бүген чүпрәлеләр шулай ук Казан шәһәрендә узган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә катнашалар. Киров районында Батыршин урамында алар шәһәр халкы өчен товарлар тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев