Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Чарада көзге мул уңыш – бал, алма, сөт продукциясе, яшелчә, балык, ит, он, ярмалар һәм башкалар тәкъдим ителде. Өлкәннәр өчен авыл хуҗалыгы продукциясен бушлай алып кайтып бирү дә каралган иде. Бу эштә оешма-предприятиеләр үз техникалары белән, шулай ук “Беренчеләр хәрәкәте” командасы аеруча активлык күрсәтте.
Чараның төп максаты – халыкны арзан бәядән сыйфатлы продукция белән тәэмин итү генә түгел, өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм рухы тудыру да булды. Оештыручылар ярминкәдә катнашучылар өчен концерт программасы да әзерләделәр. Район мәдәният хезмәткәрләре һәркемнең яраткан җырларын яңгыратты, өлкәннәр өчен кайнар чәй эчү, коймаклар да тәкъдим ителде.
Ярминкәнең барышы белән район башлыгы Марат Гафаров шәхсән танышты. Муниципалитет башлыгы өлкәннәр белән аралашты, тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде, шулай ук бәяләр белән кызыксынды. Марат Ринат улы мондый чараларның җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм район халкын турыдан-туры хуҗалыклардан алынган продуктлар белән тәэмин итү өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
Саннар
Бу көнне барлыгы 48 берәмлек техника белән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән. Сатылган продукция күләме дә төрлелеге белән сөендерде: бөртекле культуралар: бодай – 90 тонна, арпа – 120 тонна, солы – 20 тонна, борчак–15 тонна, он–20 тонна, көрпә – 20 тонна, шикәр–15 тонна, шулай ук, яшь бозаулар, яшелчә, алма тәкъдим ителгән. Сатылган продукциянең гомуми суммасы 4,5 миллион сум тәшкил иткән.
Нет комментариев