«Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә” пилот проекты гамәлдә
2017 елның 1 январеннан республикада "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" программасы эшли башлады. Бүгенге тормышыбыз яхшы булса да, балалар һәм картлар йортлары буш тормый. Райондашларыбыз арасында да картлык көннәрен туганнары арасында түгел, ә картлар йортларында уздыручылар юк түгел, бар. Ә менә Татарстанда пилот проекты буларак эшли башлаган "Өлкән кешене тәрбиягә...
-Антонина Александровна, "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" пилот проекты нинди максатларны күздә тота һәм өлкән кешеләрне кемнәр гаиләгә ала ала?
-Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән проект үзе турында кайгырта алмаган өлкәннәрнең яшәү дәрәҗәсен яхшыртуны күздә тота. Өлкәннәрне үзләренә алырга теләүчеләргә дә аерым таләпләр куела: өлкән кешене гаиләгә алырга теләүче ир-атлар да, хатын-кызлар да хезмәткә сәләтле яшьтә булырга тиеш. Бер гаиләгә икедән дә артык өлкән кеше тәрбиягә бирелми. Моннан тыш, тәрбиягә алучы гаилә тәрбиягә алынучы өлкән кеше белән туганнар булырга тиеш түгел. Бу очракта, ягъни гаилә өлкән кешене тәрбиягә алганда өч яклы: өлкән кеше, өлкән кешене гаиләгә алучылар һәм социаль яклау үзәге арасында килешү (договор) төзелә. Безнең районда, Иске Чүпрәле авылында өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә бар инде.
-Мәсәлән, гаиләгә бала алучылар өчен ай саен түләүләр каралган. Ә менә өлкән кешене үз гаиләләренә алырга теләк белдерүчеләр өчен матди кызыксындыру чаралары каралганмы?
-Әйе, каралган. Өлкән кешене тәрбияләгән өчен һәр ай саен билгеле бер суммада акча түләнеләчәк. Әлеге акча федераль исәптән булачак. Тәрбиягә алынган өлкән кеше өчен айлык түләү суммасы түбәндәгечә: инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса - айга 4 мең сум; II төркем инвалид караган өчен - 6 мең сум; I төркем инвалидны тәрбияләгән өчен 8 мең сум акча түләнә. Гаиләгә өлкән кешене тәрбиягә алу өчен торак мәйданы җитәрлек, матди тәэмин ителеш дәрәҗәсе дә тиешле шартта булу мөһим.
-Нинди документлар кирәк булачак?
-Әлбәттә, шәхесне раслаучы документ-паспорт, авыл җирлегеннән гаилә составы һәм тормыш шартлары турындагы белешмә, хастаханәдән җитди авырулары юклыгы турындагы белешмә, хөкем ителмәгәнлек, шулай ук, гаилә әгъзаларының ризалыгы турындагы кәгазьләр, шулай ук, тәрбиягә алучы гаилә әгъзаларының 6 айлык уртача керемнәре турындагы белешмә дә кирәк булачак.
Кемнәрдә "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" проекты кызыксыну уяткан һәм кемнәр әлеге проектта катнашырга тели, район социаль яклау бүлегенә 2-38-07 яки 2-22-52 телефоннары аша шалтыратып, консультация алырга мөмкин.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев