Олимпиадаларда җиңүчеләрне Чүпрәледә бүләкләделәр
1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары район, республика олимпиадаларында катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән сөендерә.
2025-2026 уку елында гына да үзләренең белем бирү учреждениеләре данын яклап, 231 укучы төрле фән олимпиадаларында катнашкан, 55 укучы призлы урын яулауга ирешкән.
Сынаулар математика, физика, биология, әдәбият, информатика, чит телләр һәм башка дисциплиналар буенча үткәрелгән. Республика олимпиадасы кысаларында төбәкне өйрәнүгә юнәлдерелгән үзенчәлекле юнәлешләр: геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы, шулай ук республика халыкларының туган телләре – чуваш, удмурт, мари, башкорт, һәм башка телләр дә кертелгән.
Мәктәптә интеллектуаль чемпионнарны хөрмәтләү чарасы узды.
– Сезне әлеге уңышларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Белем туплауның никадәр авыр хезмәт икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Тырышлыкларыгыз нәтиҗәсендә сез мәктәбебезне, районыбызны танытуга өлеш кертәсез. Киләчәктә дә әлеге максатыгызга тугры калып, зур үрләр яуларсыз, дип өметләнәбез, - диде мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина чарада.
Аерым рәхмәт сүзләре, бу көнне укучыларны олимпиадаларга әзерләгән укытучылар, әти-әниләр адресына да яңгырады. Призер укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев