Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Өлешчә мобилизациягә кемнәр эләкми

җаваплар түбәндәгечә

Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителүе турында белдергән иде. Шушы вакыт эчендә Татарстанда берничә мең, шул исәптән безнең районнан да 87 ир-егет хәрби хезмәткә чакырылды.

Әлегә алар Казанда әзерлек пунктында хәрби өйрәнүләр үтә. Район җитәкчелеге, шәхсән район башлыгы Марат Гафаров аларның хәлләрен белешеп, сөйләшеп тора. Бу атнада делегация дә мобилизацияләнгән ир-егетләребез янына барырга тиеш иде. Бу уңайдан районда хәленнән килгән һәм теләгән һәркемгә “Благодарение” фондына акча кертергә мөмкинлек бирелде. Әлеге ярдәм солдатларыбызга кирәкле булган, үзләре сораган экипировка алырга тотылды.

Редакциягә өлешчә мобилизациягә кемнәр эләкмәвен аңлатып язуыбызны сорап шалтыратулар да булды. Әлеге сорауга җавапны “Ватаным Татарстан” журналистлары да эзләгән. Әлеге газета сайтына урнаштырылган җаваплар түбәндәгечә:

Өлешчә мобилизациягә эләкмәячәкләр:

Бронь алган кешеләр.

Сәламәтлеге аркасында хәрби хезмәткә яраксыз һәм вакытлыча яраксыз булганнар («Г» һәм «Д» категорияләре).

 Гаиләдә тәрбиягә мохтаҗ яки I группа инвалидны даими караучылар.

 Үзенең энесе яки сеңлесенә опекун яки попечитель булганнар, әмма гаиләдә бу эшне башкара алырлык башка кеше булмаганда.

16 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан күбрәк баласы булганнар.

Хатынының йөклелеге 22 атнадан арткан, моннан тыш, 16 яше тулмаган өч баласы булганнар.

 Ир-егетнең әнисе, аннан кала 8 яше тулмаган тагын дүрт һәм күбрәк баланы ялгызы гына тәрбияли икән, мондый кеше дә хәрби хезмәткә чакырылмый.

Хатын-кызлар.

Дәүләт аккредитациясенә ия булган урта һәм югары уку йортларында, инновацияле фәнни-технология үзәкләрендә урнашкан оешмаларда, дини уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы студентлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев