Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Нәселле бозау аласың килсә

Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

Хәзерге вакытта районда ун меңгә якын савым сыер исәпләнә. Аларның 5319ы шәхси хуҗалыкларда асрала. Шәхси сөт терлекләренең 50 проценты гына, әмма, ясалма орлыкландыру ысулы белән каплатыла, башка милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул күрсәткеч 75 процентны тәшкил итә.

Кече Чынлы авылында Мансур Шәйдуллин дистә елга якын сөт терлекләре тота. Бүген бу гаилә карамагында биш сыер бар, барысы да яхшы токымлы. Берничә атна элек кенә икесе бозау китергән. Сөтне дә мулдан бирәләр – тәүлеккә уртача 22 килограмм чамасы. Әле бу кыш айларында... Җәйгә чыккач аларның продуктлылыгы тагын да арта. Саву аппаратлар ярдәмендә башкарыла. “Элек елларда сыерлар асрау бик кыенга туры килә иде. Каплату вакыты җиткәч бигрәк тә. Төрле һава шартларына карамастан, сыерның башыннан тотып «колхоз» фермасына бара идек. Ясалма орлыкландыру эшенә Илгиз Сафиуллов керешкәч, маллар асрау бик җиңеләйде. Бер шалтырату белән үк “ашыгыч ярдәм машинасы” кебек килеп тә җитә. Үзе югары белемле мал табибы булганлыктан, файдалы киңәшләрен дә бирә. Без бик канәгать”, - ди йорт хуҗасы Мансур Шәйдуллин.

Илгиз Сафиуллов турында сүз чыккач аның Иске һәм Чуваш Шәйморзасы, Димин, Кече һәм Зур Чынлы авылларындагы шәхси секторда асралучы терлекләргә ветеринария хезмәте күрсәтүендә. Участок шактый зур, сыерлар саны 1000 баштан артык.

– Терлекчелектә ясалма орлыкландыруны куллану отышлы, -ди Илгиз. –  Беренчедән, ясалма юл белән орлыкландыру терлекләрнең ит һәм сөт бирү сыйфатын нәтиҗәле яхшырту мөмкинлеге бирә. Икенчедән, булачак малның нәселен сайларга мөмкин.

Аннан кала, ясалма орлыкландыру табигый юлдан арзангарак төшә, чөнки нәсел үгезен тоту зур чыгымнар сорый. Бозау китергән сыер яки тана теләккә килмәсә дә, ветеринария табибларына мөрәҗәгать итеп була. Районның биш авыл җирлегендә ясалма орлыкландыру пункты эшли, алар зоналарга бүленеп һәр авылга хезмәт күрсәтә. Иске Чокалыда – Николай Наумов (тел: 89600320731), Матакта – Нияз Яфизов (тел: 89393197383), Кече Чынлыда – Илгиз Сафиуллов (тел: 89061127946), Иске Кәкерледә – Илдар Хуҗиев (тел: 89274420475) һәм Яңа Шигалида –Людмила Пыркина (тел: 89393909224).

Белгечләр әйтүенчә, сыерларны орлыкландыруда нәселе билгеле булмаган түбән продуктлы үгезләрне файдаланганда бруцеллез, вибриоз, трихомоноз, лептоспироз, лейкоз кебек куркыныч авырулар йогу куркынычы бар. Малның продуктлылыгын күтәрүгә ирешү, төрле йогышлы авырулардан саклану, бозаулау срокларын төгәл билгеләү өчен, һичшиксез, ясалма орлыкландыруга күчәргә кирәк. Малның беренче теләк чоры үтеп, бозаулаганнан соң 42 көн узгач каплату отышлы. Мондый юл белән алынган бозаулар туганда ук 40 килограммга җитә, әйбәт үсә.

– Районда ясалма орлыкландыру технологы эшенә алынырга теләүчеләргә – “яшел ут”. Дәүләтнең “40 х 60” программасы буенча яңа жиһазлар алу мөмкинлеге бар. Билгеле инде, андый кешенең махсус белеме булуы шарт”, - дип, гамәлдә булган дәүләтнең ярдәм программалары барлыгы турында да искә төшерде агроидарәнең селекция-нәсел службасы начальнигы Тәлгать Низаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев