Нәүрүз: борынгы йолалар кире кайта
21 март көнне Чүпрәле районында Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде
Гореф-гадәтләр
Бәйрәмне район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә районда яшәүче үзбәк диаспорасы әзерләгән иде. Бәйрәмдә төрле милләт җырлары яңгырады, биюләр, уеннар башкарылды. «Нәүрүз чибәре» һәркемне тәбрикләде. Шунда ук самовар да кайнады, пылау пеште. Бәйрәмгә килгән һәр кеше пылау ашап, чәй эчеп китте.
Камил ага Бикмөхәм-мәтов бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләде. Чүпрәлеләрне бердәм булырга чакырды. Һәркемгә, шушы тирәдә сату итүчеләргә дә бәйрәм ошады. Алар арасыннан Җәүһәрия Мөшәрәпова үз фикерләрен җиткереп, рәхмәт белдерде.
– Бик матур итеп оештырганнар бәйрәмне, пылау да бик тәмле. Киләсе елларда да көтеп калабыз, - диде ул.
Татар-информ белешмәсе: Нәүрүзне мөселман халыклар бәйрәме генә дип атау дөрес түгел, чөнки аны Урта Азиядә һәм Иранда инде Ислам дине кабул ителгәнче берничә мең еллар элек үк билгеләп үтә торган булганнар.
Нәүрүздә табынга бодай, кукуруз, тары, арпа, борчак һ.б. оннан пешерелгән түгәрәк табикмәк куелган. Шулай да бәйрәм күрке булып шыттырылган бодай үрентесе саналган. Үзбәк, таҗик, төрек һ.б. төрки халыкларда бүген дә бу күркәм йола сакланып калган.
Борынгы заманнарда яшьләр Нәүрүздә су буенда учак ягып, аның тирәли әйлән-бәйлән уйнаганнар. Бөтен авыру-сырхау, бәла-казалар иске елда калсын дип, олысы-кечесе учак аша сикергән.
Өлкәннәр, бәйрәм буласы көн алдыннан арча (артыш) агачы яндырып, өйдән явыз көчләрне «куып чыгарганнар», өй эчен, ишегалдын чистартканнар, себергәннәр. Үзләре дә, юынып, чиста киемнәр кигәннәр. Күрше-тирә, туган-тумача бер-берсенә үпкәләшкән булса, яңадан дуслашкан.
Борынгы Болгарлар ерак үткәндә ике яңа ел уздыра торган булган: декабрь аенда кышкы Нардуганны һәм язын, 21 мартта – Нәүрүзне. Бәйрәмдә пешерелгән ботканы «Карга боткасы» дип атаганнар. Калган ботканы җиргә чәчеп калдырганнар (янәсе, каргаларны сыйлаганнар).Яңа елның уңдырышлы булуын теләп, җырлар җырлаганнар.
Аллаһының бер генә булуын танып, Ислам дине кабул ителгәч, моннан берничә гасыр элек мөселман илләрендә бу бәйрәмне билгеләп үтү тыелып торган. Соңрак ул язны каршы алу бәйрәме буларак үткәрелә башлаган.
Белешмә
Нәүрүз – Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә – 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар.
Чөнки бу көнне Кояш җир шарының ике ярымшарын да бертигез дәрәҗәдә яктырта башлый һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев