Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Һөнәри белем бирү юлында - 50 ел

Ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтүче уку йорты – тармак технологияләре техникумы  меңләгән  яшь кешегә һөнәри белем биргән, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән.

Техникум директоры Рамиль Әхмәтов сөйли:

–Буаның 15 номерлы филиалы булган һөнәри мәктәп  1968 елда оеша. 1975 елдан ул 90 номерлы һөнәри училище исемен йөртә башлый.  2014 елдан   “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” (“Дрожжановский техникум отраслевых технологий”) автономияле дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе статусына ия булды.   Сүз дә юк, моннан 50 ел элек ачылган уку йорты белән бүгенгесе арасында аерма бик зур.  Билгеле, бу статуска ия булу  үз таләпләрен дә куя.  Без бүген гади кул хезмәте һөнәрчеләрен түгел, ә  тормышыбызга килеп кергән яңа технологияләр белән эш итүче белгечләр әзерлибез.  Ник дигәндә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре заманча итеп компьютерлаштырылган комбайн-тракторлар белән тулылана. Ә мондый техника белән идарә итү һәм эшләү өчен белемле яшьләр кирәк. 

Бүгенге көнгә 300дән артык студентыбыз бар, алар барысы да бюджет хисабына белем ала.  

РФ хезмәт базарында иң таләп ителгән 50 һөнәрнең икесе: пешекче-кондитер, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручыларны да  әзерлибез.  Әйтергә кирәк, соңгы ике елда чыгарылыш укучыларының белемнәрен  WorldSkills стандартлары нигезендә махсус компетенция базаларында бәялиләр.

Бүгенге көндә техникумда  яшьләребез  тракторчы-машинист, автомеханик, сатучы, цифрлы мәгълүматны эшкәртү мастеры һөнәрләренә өйрәнә. Шоферларга категорияләрен күтәрү өчен түләүле курслар бар. Агымдагы елның 15 январеннан яңа “Парикмахерлык эше” буенча уку программасы эшли башлады. Июньдә аның  беренче төркеме чыкты. Шулай ук, түләүле шартларда кыска вакытлы  һөнәри әзерлек узарга мөмкин.

2018 елның 1 сентябреннән “Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры” укыту программасы гамәлгә ашырылды.

2019 елның 1 сентябреннән  автомобиль транспортларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, җәмәгать туклануы технологлары белгечлекләре буенча  читтән торып та уку мөмкинлеге булачак.

Техникумда яшьлек хыялларына канат куярга булышучы укытучылар эшли, коллектив яшь белгечләр белән тулылана. Алар һәрдаим   белемнәрен күтәрү белән шөгыльләнә.

Үткән елларда уку биналары, тулай торак бинасы төзекләндерелде, производство мастерскойлары реконструкцияләнде.  Автотрактодром яңартылды, биредә юл йөрү билгеләре яңаларына алмаштырылды, уку машиналары белән тулыландырылды.  Шулай ук, хәрби комиссариат белән килешү нигезендә, булачак солдатларны ВУС-827 программасы нигезендә укытып, С категорияле шофер белгечлеге буенча әзерлибез. 

Уку йортының  305  гектар мәйданны биләгән чәчүлек җире  бар, анда төрле культуралар игәбез.  Җирләребезне эшкәртү өчен җитәрлек күләмдә техникабыз бар. Биредә шуны да ассызыклыйсым килә, чәчү һәм уңыш җыю чорында белгечләребез – укытучы-мастерлар һәм студентлар эшли. Студентларга биредә эшләү чорында хезмәт хакы да түләнә, үзләрен сынап карау өчен менә дигән практика да. Шулай ук, техникум базасындагы уку хуҗалыгында сарык фермасы,  умарталарыбыз бар.

Уңышларыбыз бик күп.  “Һөнәри уку йортлары арасында яңа уку елына иң әйбәт әзерләнүче белем бирү учреждениесе” республика конкурсында өченче урынны яуладык.  2017–2018 уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Иң әйбәт производство укыту мастеры” грантларына Фәрит Яруллин, Ильмир Азизов ия булдылар.  Н.И.Лобачевский исемендәге 2нче тапкыр  республика математиклары арасында узган конкурста Әсадулла Аббазов 1нче урынны яулады.  WorldSkills юнәлеше буенча “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында 4 төрле компетенция буенча ярышларда  катнаштык. 2нче курс студенты Вадим Ишмуков “Эретеп ябыштыру технологияләре” компетенциясе буенча зонаара чемпионатта 2нче урын алды.

Һөнәри белем бирү оешмалары арасындагы республика  рейтингында техникум 12 урынны били, техникумның автомәктәбе исә республикадагы  217 һөнәри уку йорты арасында - 15нче урында.

2018 елда техникумны тәмамлап,  140 укучы диплом алды, шуларның 84,5 % эшкә урнашты. 

Укучылар өчен тулай торагыбыз бар. Студентларыбыз  ашханәдә  түләүсез туклана. Уку елы дәвамында алар стипендия белән тәэмин ителә.

Үзебезнең КВН командабыз, иҗади коллективыбыз, төрле спорт секцияләре эшли. Техникум территориясендә спорт мәйданчыгы бар, әле быел гына яңа спорт комплексы кулланылышка тапшырылды. 

Безнең техникумны тәмамлаган студентларны  эшкә урнаштыру өчен агропредприятиеләр белән килешү төзелә. Болар: “Цильна” җәмгыяте, Дементьев исемендәге агрофирма, “Төзүче” оешмасы, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге шәхси эшмәкәрләр  һ.б. 

Студентларга үзләштергән белгечлекләре буенча белемнәрен күтәрүне институтларда дәвам иттерү мөмкинлеге дә бар.  Бүгенге көндә Казан аграр университеты, "П.А.Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе" ФГБОУ ВПО филиалы булган Димитровград технология институты һәм Казан инновацион баш вузы, УЛГТУ белән техникум арасында килешү төзелгән.

Хезмәт коллективымны, ветераннарыбызны, районның барлык укытучы-тәрбиячеләрен техникумның 50 еллыгы, 5 октябрь– Укытучылар көне белән котлыйм. Сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим!

Илдус  Хөсәенов, Иске Чүпрәле авылы:

–Язмышымда  укытучы һөнәре белән бәйле мизгелләр шактый. Башлап әтиебез Шәяһҗанның сугышка кадәр Буа районында роно бүлеге мөдире булып эшләвен әйтеп үтәсем килә. Олы апам Сания һәм сеңелем Клара да гомерләрен шушы өлкәгә багышлаган кешеләр. Үзем исә, армиядән кайткач, 1962 елда, Шланга авылындагы мәктәпкә  рус теле укытучысы булып урнаштым. Аннан Алешкин-Саплык авылында эшләдем. Соңгысында мәктәп директоры  идем. Шуннан беркүпме мәктәп тормышы белән ара өзелде. Район Буага күчкәч, мине андагы партия оешмасына эшкә алдылар. 1971 елда янә мәгариф өлкәсенә эшкә кайттым. Бу юлысы райондагы бүгенге тармак технологияләре техникумы дип йөртелүче һөнәри белем бирү учреждениесенә директор урынбасары итеп билгеләделәр.

Тарихта эзле булып калды ул еллар. Ул белем бирү йорты Буа районының филиалы булып саналды һәм 15нче СПТУ дип йөртелә иде. Укырга Чувашиядән, Шомыршыдан, Батырдан кадәр киләләр иде. Торырга урын кирәк, уку класслары җитми. Укучылар  Сельхозтехника  оешмасына укырга йөри, чөнки анда машина-трактор остаханәсендә тракторчылар әзерләү классы эшли иде. Ашханә дә шунда. Агрономнар әзерләүче тагын бер сыйныфка, шулай ук, йөреп укырга кирәк иде.

1973 елларда яңа уку корпуслары төзелә башлады. Хәтеремдә,  төзелеш фундаментлары артыннан Чаллыга кадәр барган идек. Аларны кайтарыр өчен транспорт эзләү –  аерым бер хатирә.

Ул елларны урып-җыю чорында практика узу өчен Кустанай, Казахстан, Целиноград өлкәләренә җибәрәләр иде. Миңа  республиканың һөнәри техник белем бирү делегациясе составында, берничә ел рәттән, барырга туры килде. Август аенда китеп, октябрьдә кайта идек...

1985 елда район үзәгендәге урта мәктәпне, аннан кичке мәктәпне дә җитәкләргә туры килде, роно бүлегендә методист булып та эшләдем. Тормыш иптәшем Тәскирә дә  гомер буе балаларны тәрбияләү өлкәсендә хезмәт куйды. Кызым Гөлназ да укытучы. Улыбыз Илмаз исә – полковник. Хәер, аны да хәрбиләр әзерләүче укытучы дип әйтергә була.

Укытучы – олы хезмәт таләп итүче һөнәр. Бу өлкәдә эшләүче барлык һөнәр ияләренә сабырлык, хезмәтләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев