Нинди чыршы яхшырак?
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан барыбыз да чыршы яки нарат үсентеләре сатып алырга ашыгабыз. Күп очракта аны нинди оешма, я булмаса эшмәкәр сатуына игътибар да итмибез.
Ә ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсе дәүләт инспекторы Раиль Әбүзаров исә: “Россия Федерациясенең урман корткычлары буенча карантин фитосанитар зонага кергән регионнарыннан сатуга кертелгән яңа ел чыршыларының “Россельхознадзор”ның территориаль идарәсе тарафыннан бирелгән карантин сертификатлары булырга тиеш”, -ди. Тулырак мәгълүмат алу өчен ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсенең фитосанитар күзәтчелек, ашлык сыйфаты һәм орлык контроле бүлегенә мөрәҗәгать итеп булуы турында да белдерә. Адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а йорт. Тел. 8(843) 277-69-26.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев