“Минем әнием” бәйгесе игълан итәбез
Көн вакыйгасы

“Минем әнием” бәйгесе игълан итәбез

Хөрмәтле укучыларыбыз! 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез. Ул "Минем әнием" дип атала.

Һәркем өчен дөньяда иң газиз кеше ул-Әни. Сездән шушы бөек затларны- әниләрегезне олылаган, хөрмәтләгән, матур сүзләр белән әйтелгән, үзегез иҗат иткән шигъри юллар көтеп калабыз.

Иң әйбәт дип табылган шигырьләр 8 Март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан махсус чыгарылачак газета битендә һәм газетаның интернет сайтында chuprale-online.ru урын алачак. Ә иң-иңнәргә бүләкләр дә булачак. Шигырьләрне әниләр белән бергәләп төшкән фотолар белән тулыландыру хуплана гына. Сездән язма, электрон хатлар көтәбез!


Минем әнием бәйгесе

Нет комментариев