Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мин «Туган як»кка язылдым. Ә сез?

Абдулхарис ага Алимов «Туган як» дистә еллардан артык яздыра.

 “Газета киләсе көнне почта тартмасын әллә ничә чыгып карыйм. Шушы җирлектә яшәп, район газетасына ничек язылмыйсың ди инде”, -ди Абдулхарис ага Алимов. Абдулхарис Алимовка шушы көннәрдә генә 85 яшь тулган. Ул районыбыздагы тормышның, вакыйгаларның җанлы шаһиды.

–Район газетасы сугыштан соңгы елларда “Коммунар” исеме белән басылды. Бер битле генә булып чыга иде ул, әмма атнасына берничә тапкыр нәшер ителә иде. Районның Буага күчеш елларында җирле яңалыклар “Байрак” газетасы битләрендә яктыртылды. Аннан соң газета яңадан үзебездә “Яңа юл” исеме белән чыга башлады. Бүгенге көндә инде ул бик матур, яңгырашлы “Туган як” исемен алды. Газетаны бик яратып укып барам. Һәрвакыт язылам,-ди ветеран абунәчебез.

Абдулхарис абый үзенең яшьлек, хезмәт елларын искә алганда, еш кына редакциягә килүләре хакында сөйли. “Бик күңелле чаклар булды. Матбуган ветераннары Ядкәр Айнуллов, Афзал Шиһабетдинов, Рәфәгать Низамовлар белән көн кадагындагы мәсьәләләр турында гәпләшү бик рәхәт иде. Эшем дә шундый иде -редакция белән тыгыз элемтәдә тордык”,-ди ул.

Абдулхарис ана район үсешенә зур өлеш кертүен дә искә ала. Армиядә дә, аннан соң да, гомумән, бар гомерен ул җаваплы вазифалар башкаруга багышлый. Ветеран бүген дә халык арасында. Моңа дәлил буларак аның соңгы елларда гына алынган Рәхмәт хатлары, дәрәҗәле бүләкләре тора. Актив эшчәнлеге өчен “Татарстан Республикасы мөселманнар Диния Назәрәте–30 ел медале”, “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны” күкрәк билгесе, ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры М.А. Җәббаровның Рәхмәт Хаты, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең Мактау Грамотасы, “Чүпрәле районының 90 еллыгы” истәлек медальләре иясе булды ул.

Актив эшчәнлеге исә халык гозеренә дә барып тоташа. Мәктәптән кайтучы балалар өстенә пычрак чәчрәтеп узучы машиналарга да битараф кала алмый ул. Урам юлларын ничек тә пычрактан арындыру юлларын да эзли. 

Елга аша салынган, хастаханәгә илтүче җәяүле басмаларын да әледән-әле барлап тора, узарлыкмы, ишелмәгәнме?

Иске Чүпрәле авылларының тарихи йөзен дә торгызуны юллап йөри Абдулхарис ага Алимов. Аның башлангычы белән яңартылган чишмә, аның тирә-юне, шунда яшәүчеләрне, кайткан кунакларны шатландыра хәзер. Шул ук вакытта мәчеткә йөрергә дә вакыт таба, вафат булган тормыш юлдашын-Гөлнар ханымны да һәрвакыт хөрмәт белән искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев