Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Майҗамал Габдрахман кызы Хәбибуллинага 100 яшь тулды

100 яшь.  Күпме бу, әллә азмы? Кайберәүләр өчен ул  мәңге җитмәс гомер бөеклеге  булса, кайберәүләр өчен ул  тормышның бер өлеше генә.

20 онык, 28 онык баласы, 3 онык баласының баласы - әнә никадәр куаныч, нәсел дәвамчыларын күрү бәхетенә ия бүген  Майҗамал Габдрахман кызы Хәбибуллина. 30 июльдә аңа 100 яшь тулды.

Шулай итеп, Майҗамал әби  районыбызда бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтүче иң өлкән хатын-кызы булды. Ир-атлар арасында иң өлкән райондашыбыз 101 яшьлек Гаделҗан Хуҗиев Иске Ишле авылында яши.

Майҗамал Габдрахман кызының тормышы, чыннан да, тулы бер чор. Революция, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы, илнең хәрабәләрдән торгызылуы - болар барысы да аның гомер дәверенә туры килгән, кичерелгән  вакыйгалар.

Майҗамал әби Иске Кәкерле авылында дөньяга килә. 18 яшендә  авылдашы  Иниятулла Хәбибулла улы Хәбибуллинга тормышка чыга. Хәбибулла абый инвалид була, шуңа да аны сугышка алмыйлар. Әмма алар икесе дә җиңү өчен көн дими, төн  дими хезмәт куялар.

 Хәбибулла абый бик уңган кеше була. Оста гармунчы, үзе дә гармуннар, сәгатьләр төзәтә, агачтан әйберләр ясауга да хирыслыгы була. Сугыш елларында Майҗамал апа  көлтәләр җыя торган техниканы да иярли. Колхоз кырларыннан кайтып кермиләр. Кышкы кичләрдә дары өчен капчыклар, танкларны каплау өчен япмалар тегәләр. Гаиләдә тугыз бала туа, бүгенге көндә сигезе исән.

Майҗамал Габдрахман кызы 2018 елга кадәр туган авылында берялгызы гомер кичерә. Бүгенге көндә исә ул  Яр Чаллы шәһәрендә кызы Сәкинә һәм кияве Шамил янында яши. Олы яшьтә булуына карамастан, әбекәй үзенең  яшәргә омтылышы белән  балаларына, якыннарына, без, райондашларына да  үрнәк  булып тора.

Бер гасырлык гомер бәйрәмен каршыларга да туган авылына кайту хыялыбелән яши ул. Әмма сәламәтлеге әзрак какшаганлыктан, балалары юлга чыгарга җөръәт итмиләр.

Юбилярны Яр Чаллы шәһәренә барып, авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов котлады.  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм район башлыгы М.Р.Гафаров исеменнән җылы котлаулар, бүләкләр тапшырды, изге теләкләр юллады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев