Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Махсус хәрби операциядә катнашучы чүпрәлеләр янында булып кайттылар

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация менә дүртенче тапкыр инде хәрбиләребезгә гуманитар ярдәм илтеп тапшырды.

Белгәнегезчә, гуманитар ярдәм районда, «Созидание» яшүсмерлә клубында туплана. Аны җыюда районның барлык кешесе дә катнаша ала. Бу юлысы да иң зур ярдәмне «Цильна» җәмгыяте рәисе Барис Гафуров, Кече Чынлыда туып-үскән Ильнур Садриев, КФХ башлыклары Равиль Бикчуров, Ильмир Махмутов керткән. Ильмир Махмутов гуманитар ярдәмне үзе үк озата да барган.

— Без егетләр белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Алар анда үзләренә ни кирәклеге турында әйтәләр, без исә шуннан чыгып, ул әйберләрне туплыйбыз. Бер гуманитар ярдәм якынча 3-3,5 миллион сум күләмендә була. Билгеле, монда райондашлар зур ярдәм күрсәтә. Хәрби райондашлар безне күрүгә бик сөенәләр. Туган яктан китерелгән әйберләр дә алар өчен бик кадерле. Бу юлысы да район халкына, туганнарына, дусларына зур рәхмәтләр әйтеп җибәрделәр. Очрашып-күрешүгә, тыныч тормышта гаиләләре белән бергә яшәүгә өмет баглыйлар. «Без кайтырбыз, көтегез генә», дип калдылар, -дип сөйли район башлыгы Марат Гафаров.

Ул, шулай ук, гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтен дә белдерде.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциягә безнең районның йөздән артык кешесе җәлеп ителгән. Алар бу көннәрдә икенче тапкыр инде вакытлыча ялга кайта башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев