Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә районкүләм тугызынчы гуманитар ярдәм озатылды

Туган яктан, күңел җылысын кушып...

Бу көннәрдә районыбыздан берничә зур йөк автомашинасы чираттагы, җаваплы юлга кузгалды. Туган яктан, күңел җылысын да кушып, махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә район күләм итеп тугызынчы тапкыр гуманитар ярдәм тупланды.

Ярдәм чаралары бер ай дигәндә «Созидание» яшүсмерләр клубында урнашкан волонтерлар штабында җыелды. Гуманитар ярдәмне туплауга барлык район оешма, предприятие хезмәткәрләре, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, райондашлар, мәктәпләр, теләгән кешеләр кушылды. 

Гуманитар ярдәмне озата баруда район башлыгы Марат Гафаров, шәхсән үзе, катнаша. 

Махсус хәрби операция башланганнан бирле барлыгы районнан 70ләп төрле күләмдәге гуманитар ярдәм озатылган, 47 млн. сумлык кирәк-ярак, ягъни 140 тонна йөк тупланган. Соңгысында исә 29 тоннан йөк озатылды, 4 млн сум акча җыелды. 

— Егетләребезгә ярдәм булсын дип, районның бөтен халкы ярдәм итә. Битараф булмаган райондашларыбызга бик зур рәхмәт. Хәрбиләргә шушы ярдәм белән туган ягыбызның тәме, яме, сәламнәре исән-сау барып җитсен. Бердәм булганда — көчлебез,- ди район башлыгы Марат Гафаров.

Моннан тыш, Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә яшәүчеләргә дә гуманитар ярдәм күрсәтелде. Әлеге ярдәмдә крестьян-фермер хуҗалы башлыгы Равиль Бикчуровның өлеше зур. Равиль Ади улы волонтерлар командасы составында гуманитар йөкне озатып та йөрде. 

Бу юлысы да туган яктан киткән сагынычлы сәламнәр, күчтәнәчләр тынычлык өчен көрәшүче якташларыбызга күңел җылысы булып барып ирешер һәм аларга көч бирер, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев