Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан чүпрәлеле өйләнде

ЗАГСта никахлашу тантанасы узды.

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска сроклы ялга кайткан хәрби якташыбыз кәләше белән никахын теркәде.

Никахлашу чарасында Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин катнашты һәм яшьләрне.

— Кадерле яшь парларыбыз, сезне әлеге тормышыгызның матур мизгеле белән котлыйм. Гаиләгез нык булсын. Бәхетле булыгыз,-дип теләде Алексей Ярухин.

Ул район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр һәм аларның тормышындагы иң төп документ—Никахларын теркәү  турында таныклык тапшырды. 

Котлауларга яшь параларның әниләре дә кушылды. 

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова сүзләренчә, мобилизация башланганнан бирле  Чүпрәле районында 11 хәрби хезмәткәр никахларын теркәвен әйтте. Ел башыннан Чүпрәле районында 51 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев