Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаровның Республика һәм Чүпрәле районы оешу көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар, Чүпрәле районы халкы!

Сезне Республика көне-Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне белән чын күңелдән котлыйм! Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәннән соң узган утыз бер ел - ул безнең республика өчен вакыйгаларга бай чор – аның артында социаль-икътисади, рухи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси үсештәге зур уңышлар тора. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан Республикасының, халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы. Бу-безнең республикабызның үсеше, уңышы һәм алга баруы нигезе. Безнең Чүпрәле районы республика белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Һичшиксез, туган районыбызның уңышларында һәм казанышларында һәрберебезнең хезмәт өлеше бар. Нәкъ менә шуңа күрә бу бәйрәм төрле яшьтәге кешеләрне – районыбыз үсешенең чишмә башында торган һәм аның тарихына күп кенә якты сәхифәләр язган атказанган ветераннарны; бүген аның икътисадын үстерүче, социаль өлкәсен камилләштерүче хезмәт ияләрен, иртәгә уңышлары белән горурландырачак балаларны берләштерә. Һәм мин районыбызның алда да перспективалары бик яхшы булуына, тагын да үсеш алачагына ышанам.

 Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барыннан да элек районыбызның, республикабызның мәңге шулай чәчәк атуын телим! Тормыш күңелле һәм бәхетле булсын, балалар шатланып көлсен, яшьләр уңышлы укысын һәм тырышып эшләсен, һәркем үзен кирәкле һәм эшлекле итеп тойсын, өлкәннәргә хөрмәт яшәсен. Район, республика үсешенә керткән өлешләре, кече ватаннарына мәхәббәт һәм тугрылыклары өчен барлык чүпрәлеләргә дә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Һәркемгә нык сәламәтлек, изге вакыйгалар, бәхет, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим! Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!

Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.

Тулырак: http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/marat-gafarovny-respublika-m-chprle-rayony-oeshu-kne-beln-kotlavy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев