Марат Гафаров тыл хезмәтчәннәренә азык-төлек җыелмалары тапшырды
Чүпрәле районында барлыгы 410 тыл хезмәтчәне Җиңү көненә юбилей бүләкләре алачак
Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Зәйрә Халик кызы Мәүлиханова һәм Иске Ишле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гаделҗан Сәлимҗан улы Хуҗиевның өендә булды. Зәйрә апа Мәүлихановага быел 97 яшь тула, ә Гаделҗан абый Хуҗиевка 102 яшь (!).
Марат Гафаров аларга 9 Май – Җиңү көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм шәхсән үзенең котлау открыткаларын һәм бүләкләр тапшырды. Сугыш елларында тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде.
Чүпрәле районында барлыгы 410 тыл хезмәтчәне Җиңү көненә юбилей бүләкләре алачак. Өлкәннәргә бүләкләр тапшырганда барлык санитария-эпидемиологик саклык чаралары күрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев