Марат Гафаров һәм Илнар Хафизов Чүпрәле районында төзелешләр барышын карадылар
Чүпрәле районында мөһим инфраструктура проектлары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла.
Район башлыгы Марат Гафаров Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов белән муниципалитетның төп төзелеш мәйданчыкларын карап чыктылар. Җитәкчеләр якын арада районның йөзен һәм анда яшәүчеләргә уңайлыклар дәрәҗәсен үзгәртәчәк объектлардагы эшләрнең барышы белән шәхсән таныштылар.
Аерым игътибар түбәндәге объектларга бирелде:
- Матак авылында күпфункцияле үзәк. 45 урынга исәпләнгән яңа учреждение халыкка хезмәт күрсәтү спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
- Иске Чүпрәле авылында ябык футбол манежы. Күптән көтелгән әлеге объект «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында төзелә. Хәзер җирле футболчылар һәм спорт сөючеләр, һава торышына карамастан, үз күнекмәләрен ел әйләнәсе камилләштерә алачак.
- Районның мөһим социаль һәм мәдәни үзәкләре булган «Акчарлак» йөзү бассейнын һәм туган якны өйрәнү музеен капиталь ремонтлау.
Моннан тыш, район үзәк хастаханәсендә һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә. «Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары паркының беренче чиратын төзекләндерү актив алып барыла.
Илнар Хафизов төзелеш-монтаж эшләренең темпларын һәм сыйфатын уңай бәяләде. Район башлыгы Марат Гафаров районны үзгәртеп кору катгый рәвештә график буенча бара, һәм тиздән бу объектларның һәрберсе тагын да уңайлырак, функциональ һәм заманчарак булачак, дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев