Марат Гафаров "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашты
Чүпрәле районында 7 хисап участогы эшли.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашты. Ул Иске Чүпрәле авылындагы район мәдәният йортында оештырылган үзәк исәп-хисап участогында тавыш бирде.
Марат Ринатович сүзләренә караганда, праймериз — иң яхшы кандидатларны билгеләү өчен тагын бер мөмкинлек.
- Әгәр дә без мәсьәләләрне хәл иткәндә фикерләребезнең исәпкә алынуын телибез икән, җаваплы булу һәм гражданлык активлыгын күрсәтү мөһим, — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Бүген Чүпрәле районында 7 хисап участогы ачылды. Алар 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Барлык участокларда да Роспотребнадзор таләпләре саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев